Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең 2025 елгы эшенә нәтиҗәләр ясалды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 16:45

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов берләшмәнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга планнары турында сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты.

Узган ел «Татарстан – Яңа гасыр»  депутатлар төркеме тарафыннан 7 утырыш уздырылган, аларда 21 мәсьәлә каралган. Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, депутатлар төркеме эшендә ике төп өстенлек – гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе юлламасында билгеләнгән төп бурычларга таянып эш итә. Узган ел составына җиде кеше кергән «Татарстан – Яңа гасыр»  төркеме депутатлары тарафыннан 400 дән артык мөрәҗәгать каралган.

Депутатлар төркеме әгъзалары махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирәләр. Артур Габделҗанов әйтүенә караганда, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре үзләренә тиешле ташламалар һәм ярдәм чаралары турында һәрвакытта да мәгълүматка ия түгел. Шуңа бәйле рәвештә узган ел парламентарийлар үз акчалары хисабына республика муниципалитетларына 60 меңнән артык буклет һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары» дигән 1,1 мең мәгълүмати  стенд әзерләп җибәргәннәр. Актив мәгълүмати эшне быел да дәвам итәргә ниятлиләр. 

Узган елның кызыклы чаралары арасында «Җиңү җырлары» студентлар хорлары фестивале дә бар. Анда республиканың 20 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 800дән артык студент, 45 коллектив катнашты. «Быел без, ансамбльләр арасында патриотик җырлар конкурсы игълан итеп, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итәргә планлаштырабыз. Анда махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары катнашыр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Алсу Тарханова.

Закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Артур Габделҗанов 24 декабрьдә Дәүләт Советының унҗиденче утырышында Татарстан Республикасы территориясендә алкогольсез тонус күтәрә торган эчемлекләр (шул исәптән энергетиклар) сатуны тыю һәм чикләү турында закон кабул ителүен билгеләп үтте.  Закон авторларының берсе  –  Артур Габделҗанов. Кабул ителгән закон мәгариф, медицина һәм социаль билгеләнештәге объектларда тонус күтәрүче  эчемлекләр сатуны тыя. Закон республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган һәм 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова шулай ук 2025 елның 14 сентябрендә узган муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләде. Республиканың ике муниципаль районында – Яшел Үзән  һәм Сарман районнары советларында «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәре оешкан. «Тулаем алганда җирле үзидарә органнарына «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән  159 депутат сайланды. Яшел Үзән районында  «Татарстан – Яңа гасыр» төркемен оештырган өч депутат бар, ә Сарман районында – алты депутат», – дип белдерде Алсу Тарханова.

Депутатлар төркеменең якындагы планнарында – тарихи хәтерне саклау эшен дәвам итү, республика производстволарында студент отрядлары эшен оештыру мәсьәләсен өйрәнү һ. б.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International