Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезнең конкурс үсеп килүче буын һәм гавами хакимият органнары арасында ачык платформага әверелде»

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә, 10:58

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» XV Бөтенроссия яшьләр конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның финалына мәгариф оешмаларыннан 50 студент һәм укучы чыкты, барлыгы конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 800дән артык кеше катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин проектның финалистлары һәм конкурсантлары адресына телеграмма җибәрде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламләү телеграммасын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов  ирештерде. «Ун ел ярым вакыт эчендә сезнең конкурс үсеп килүче буын һәм гавами хакимият органнары арасындагы нәтиҗәле диалог өчен чын-чынлап ачык һәм ихтыяҗлы платформага әйләнде. Мондый формат меңләгән мәктәп укучыларына, студентларга, яшь парламентарийларга тәҗрибә тупларга  һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга, мәгарифне, фәнне, икътисадый, социаль, салым сәясәтен һәм башка бик күп өлкәләрне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча үзләренең оригиналь идеяләрен һәм инициативаларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә, – диелә телеграммада. – Сез  талантлы, эшлекле һәм максатчан,  Ватаныбызның перспективалы интеллектуаль фондын тәшкил итәсез, аның динамик үсеш драйверы булып торасыз».

Фәрит Мөхәммәтшин быел катнашучылар эшендә патриотик тәрбия, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хокукый статусын камилләштерү, оборона сәнәгатенә, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым басым ясалуына игътибар итте. «Заман үзе хәзерге эшләрнең төп өстенлекләрен һәм темаларын билгеләде, махсус хәрби операциягә ярдәм итү төп максатка әверелде, – дип билгеләгән Фәрит Мөхәммәтшин. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең норматив-хокукый базасын актуальләштерү, оборона-сәнәгать потенциалын ныгыту, әхлакый-патриотик тәрбияне системалы үстерү буенча бөтен илдән тапшырылган конкурсантлар проектлары иҗтимагый берләшүнең, тарихи хәтерне саклауның һәм буыннар дәвамчанлыгының әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый. Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге  елында бу бигрәк тә символик мәгънәгә ия».

 Парламент җитәкчесе проектны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга илебезнең яшьләр парламентаризмын үстерүдә, хокукый мәдәниятне ныгытуда уңышлар, ә яшь закон чыгаручыларга яңа үрләр яулауларын, шәхси һәм һөнәри үсешләрен теләгән.

«Парламент - 2030» яшьләрнең закон чыгару инициативаларының бөтенроссия конкурсы 2014 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста Россия Федерациясенең 79 төбәгеннән 800дән артык вәкил катнашты: гомуми белем бирү, урта һәм югары уку йортлары укучылары, балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, җирле үзидарә органнарының һәм Россия Федерациясе субъектлары парламентларының яшь депутатлары.

Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Ростов, Архангельск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Приморье краеннан 50 финалист җиңде. Җиңүчеләрнең эшләре Россия сәнәгать комплексының территориаль оешмасын хокукый җайга салуга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларының хокукый статусын камилләштерүгә, патриотик тәрбия турында федераль закон эшләүгә, Россия армиясенә һәм флотына ярдәм итү гомумроссия хәрәкәтен үстерүгә һәм башкаларга багышланган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International