Социаль сәясәт комитеты сугыш чоры балалары буенча закон проектын эшләп бетерү өчен эшче төркем төзи

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 14:12

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елга хисабы, республика закон проектлары, комитетның «Мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү турында» карары үтәлеше турында фикер алыштылар. Комитет утырышы аерым режимда узды, биш депутат дистанцион рәвештә катнашты.

Утырышны ачып, комитет рәисе Светлана Захарова соңгы вакытта гражданнардан яңа социаль ярдәм чаралары буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. Ул кыскача якын арада гамәлгә ашырылачак чаралар турында сөйләде.

РФ Президенты В.В.Путин йөкләмәсе нигезендә апрель, май һәм июнь айларында эшен югалтып агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә эшсезлек буенча пособие МРОТ күләмендә, ягъни 12 130 сум түләнәчәк.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, социаль яклау бүлекләрендә һәм Республика матди ярдәм үзәге (компенсация түләүләренең) филиалларында гражданнарны шәхси кабул итү туктатылган. Шул ук вакытта ярты елга бер тапкыр яңадан теркәлергә тиешле барлык түләүләр дә автомат рәвештә 2020 елның 30 сентябренә кадәр озайтылган: юлларга айлык акчалата түләү; хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары; 16 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие; балалар бакчаларына ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация; даими чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга айлык акчалата түләү; хроник бөер җитешсезлеге һәм онкологик авырулар белән интегүче затларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү; беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле айлык түләүләр; торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр.

Бу 575 мең кешегә кагыла. Беренчел гаризаларны кабул итү дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарыла. Республикада кайбер хезмәтләр шулай ук тулысынча электрон рәвешкә күчерелгән.

Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, ана капиталына хокукы булган гаиләләргә апрельдән июньгә кадәр өч яшькә кадәрле һәр балага 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә. Бу түләү агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә каралган, хәтта сертификат акчасы тулысынча тотылган булса да. Моннан тыш, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турында мәгълүмат яңгырады.

Депутатлар комитетның "Мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү турында" 2019 елның 12 апрелендәге карары үтәлеше турында фикер алыштылар.

Бу нисбәттән чыгыш ясаган ТРМәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев 2020 елда системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче укучылар һәм студентлар өлеше 84,3% тәшкил итте, дип хәбәр итте. Республиканың гомуми белем бирү оешмалары базасында физкультура-спорт юнәлешендәге 2234 берләшмә эшли, аларда 43 меңнән артык укучы шөгыльләнә. Докладчы кайбер спорт объектларының, бигрәк тә авыл җирлегендә, капиталь ремонтка мохтаҗ булуына игътибарны юнәлтте.

ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов шулай ук спорт инфраструктурасын үстерү буенча зур эшләр башкарылуга карамастан, спорт корылмаларының матди-техник яктан таушалуы җитди проблемаларның берсе булуын таныды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елдан 2024 елга кадәр спорт объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны еллык финанслау күләме 500 миллион сум белән килештерүе 2019 елның мөһим нәтиҗәсе булды. Программа тәмамланганнан соң көн саен 70 меңгә якын кеше яңартылган спорт корылмаларына йөри алачак  дип ниятләнә. 2020 елда 19 объектны тәртипкә китерәчәкләр.

 «Мәктәп укучылары һәм студентлар - спортта төп резерв булып тора, алар өчен укуның төп урынында спорт белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылуы бик мөһим, – дип ассызыклады Алмаз Мингулов һәм муниципаль-хосусый партнерлыкны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. – Татарстан – муниципаль-хосусый партнерлык кысаларында мәгариф учреждениеләре территориясендә спорт объектлары төзи башлаган беренче регион. Көндез бу объектлар белем бирү процессы өчен, кичке һәм башка вакытта - халык тарафыннан файдаланыла».

Депутат Светлана Вострикова спорт мәктәпләренең җиһазлар, инвентарь белән тиешенчә тәэмин ителмәвенә һәм физик культура белән шөгыльләнү мәсьәләләрендә инвалидларның мәнфәгатьләрен исәпкә алу кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Депутат Рөстәм Мөхәммәдиев Түбән Камадагы «Шинник» спорт комплексын капиталь ремонт планына кертүне сорап мөрәҗәгать итте.

Светлана Захарова республика бюджетын караганда спорт заллары булмаган мәктәпләрне контрольдә тотарга чакырды.

Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларын игътибарга алды.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының «2019-2022 елларга Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимен хуплады. Документ программаны 2023 елга кадәр озайтуны, шулай ук индикаторлар күрсәткечләрен төзәтүне күздә тота.

"Сугыш чоры  балалары турында" ТР законы проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим итте. Документ балачагы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, Татарстан Республикасында даими яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтүнең хокукый нигезләрен һәм сугыш балалары статусын билгеләү максатыннан эшләнгән.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, илнең кайбер субъектлары сугыш балаларына социаль ярдәм күрсәтү статусын һәм чараларын билгеләүгә юнәлтелгән норматив хокукый актлар кабул ителгән. Моннан тыш, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Россия төбәкләренең кайберләре 2020 елда алар өчен ташламаларны киңәйтергә карар кылган. Әмма Татарстанда "сугыш чоры балалары" статусы беркетелмәгән, димәк, бу категория гражданнар өчен өстәмә социаль ярдәм чаралары каралмаган.

Светлана Захарова "сугыш чоры балалары" статусын федераль дәрәҗәдә билгеләргә кирәк дип саный.

"Бүген бу чаралар кабул ителгән төбәкләр әлеге формулировканы төрлечә аңлата. Безнең ветераннар, бер субъекттан икенчесенә күчеп, кайдадыр югалталар, кайдадыр һәр субъектта күрсәтелгән социаль ярдәм чараларын алалар ", - дип билгеләде ул. Аның фикеренчә, "сугыш чоры балалары" категориясенә кемне кертергә кирәклеген билгеләргә кирәк, һәм моны бөтен ил буенча бертөрле эшләргә кирәк.

Депутат Рөстәм Хәсәнов фикеренчә, "сугыш чоры балаларына" социаль ярдәм күрсәтү чаралары 36 субъект тарафыннан кабул ителгән икән, бу илнең барлык төбәкләренең яртысын диярлек тәшкил итә, бу мәсьәләне һичшиксез федераль дәрәҗәгә чыгарырга кирәк.

Депутатлар карала торган мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үттеләр һәм республика закон проектын яки федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкин булган закон чыгару инициативасын эшләү өчен эшче төркем төзергә кирәк дигән фикергә килделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Дәүләт Советы  РФ Дәүләт Думасына мондый инициатива белән мөрәҗәгать итте, ләкин парламентарийлар тарафыннан кире кагылды. Шуңа да карамастан, илнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, депутатлар адресына әлеге категория гражданнарга ярдәм сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.

Комитет әгъзалары 2019 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап, шулай ук ТР Президентының 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр республика территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турындагы мәҗбүри хисап һәм әлеге  оешмалар эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Утырышта шулай ук федераль закон проектлары һәм илнең төбәк парламентларының закон чыгару инициативалары каралды.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International