Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе, 15:41

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар 2025 елда киңәйтелгән утырышларны уздыруга йомгак ясадылар, агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм КПРФ фракциясенең 2026 елга эш планын билгеләделәр. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Фракциянең эш планнары турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов алдагы чорда КПРФтан сайланган муниципаль берәмлекләр депутатлары белән зона киңәшмәләре уздыру планлаштырылуын искәртте.  Ул шулай ук утырышта катнашучыларны «Татарстан Республикасында социаль объектларны террорчылыктан саклау», «Бакчачылар проблемалары», «Мәгариф проблемалары» темаларына түгәрәк өстәлләр уздыруга әзерләнергә чакырды.   Парламентарий әйтүенчә, алдагы 2026 елга төп бурыч партия әгъзаларының РФ ФС  Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә актив катнашуыннан гыйбарәт.

Моннан тыш, Хафиз Миргалимов хәбәр итүенә караганда, Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәк парламентларында КПРФның медиа активлыгы рейтингында икенче,  ә республика парламенты фракциясе җитәкчесе илнең төбәк парламентларында гамәлдәге коммунист депутатлар арасында беренче урынны алган.  Әлеге рейтинг КПРФ Үзәк Комитетының сайлау кампанияләрен үткәрү бүлеге тарафыннан «Медиалогия» системасы нигезендә, фракция депутатларының 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр газеталарда, журналларда, телерадиокомпанияләрдә, интернет-басмаларда телгә алынуын исәпкә алып төзелгән.

“Без – КПРФ фракциясе депутатлары киләчәктә дә сайлаучыларыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып  эшләргә тиешбез", – дип басым ясады Хафиз Миргалимов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International