Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан котлаулар килә

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 09:30

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан котлаулар килә.

Парламент җитәкчесен беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. «Бу югары бүләк – Татарстанның закон чыгару системасын үстерү һәм Россия парламентаризмын камилләштерү эшендә Сезнең казанышларыгызны,  шулай ук дәүләтнең актуаль бурычларын хәл итүгә керткән шәхси өлешегезне тану  билгесе, – дип басым ясаган Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшин адресына җибәрелгән телеграммада.  – Әлеге күңелле, һичшиксез лаеклы вакыйга уңаеннан шатлыгыгызны уртаклашам һәм Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, киләчәктә дә республикабыз һәм аның халкы файдасына нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен бетмәс-төкәнмәс энергия һәм көч телим».

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та Дәүләт Советы Рәисен югары бүләк белән котлады.

«Сезне II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү уңаеннан котлауларымны кабул итегез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез, туган республикабыз һәм илебез хакына башкарган эшләрегез Россия җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнде, – дип билгеләп үткән Әсгать Сәфәров котлау телеграммасында. – Бу югары бүләк Сезнең өчен киләчәктә дә уңышлы парламент һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә, Татарстан үсешенең хокукый нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән актуаль инициативаларны һәм перспективалы башлангычларны гамәлгә ашыруга  илһам бирсен һәм яңа көчләр чыганагы булсын. Сезгә нык сәламәтлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим».

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тиешле указы кичә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин югары бүләккә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International