СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
гыйнвар, 2026 ел
РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.
29
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов медицина учреждениесе коллективы исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга табиблар һәм Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре җыйган акчага алынган дизель-генераторны тапшырды.
29
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының киңәйтелгән утырышында һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә милли һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан халыклары дуслыгы йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ