СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
гыйнвар, 2026 ел
РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.
29
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов медицина учреждениесе коллективы исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга табиблар һәм Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре җыйган акчага алынган дизель-генераторны тапшырды.
29
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте арасында «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча чыгымнарны финанслауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү кысаларында 36 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу хакта мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау, шулай ук яңа уку йортларын төзү программасын гамәлгә ашыру буенча федераль штаб утырышы барышында билгеле булды. «Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән утырышта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ