Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк тапшырды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 17:37

Бүген Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов медицина учреждениесе коллективы исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга табиблар һәм Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре җыйган акчага алынган дизель-генераторны тапшырды.  

Дизель генераторын сорап СВО сугышчылары үзләре мөрәҗәгать иткәннәр. Бу үтенеч турында Татарстан табибларына хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Республика балалар клиник хастаханәсе табибы хастаханә администрациясенең махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашуы вакытында хәбәр иткән.

«Бу ярдәм безнең бердәмлекне, ил мәнфәгатьләрен яклап алгы сызыкта торучыларны кайгыртуны күрсәтә, – дип ассызыклады Айрат Зыятдинов. – Бу гади бер генератор гына түгел, бәлки гомерләрен куркыныч астына куеп үз бурычын үтәүчеләрнең батырлыгына һәм фидакарьлегенә карата рәхмәт һәм хөрмәт символы. Җәмгыять үз геройлары турында онытмый һәм аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер».

Айрат Зыятдинов әйтүенчә, дизель генераторы медицина җиһазларының, яктырту һәм башка мөһим инженер системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк, бу, һичшиксез, хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International