Данис Зарипов: «Балалар спортына ярдәм итү – безнең эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе»

2026 елның 30 гыйнвары, җомга, 11:01

Казандагы 6 нчы гимназиянең хоккей мәйданчыгында дусларча турнир узды. Бозга мәктәп командасы белән бергә «Ак Барс» хоккей клубы спортчылары да чыкты. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов катнашты. Акция кысаларында яшь спортчылар танылган хоккейчылар белән аралашты, ә парламентарийлар гимназиягә боз мәйданчыгы өчен техника тапшырды.

Ольга Воронова әйтүенчә, ата-аналар комитеты һәм мәктәп җитәкчелеге парламентарийларга хоккей мәйданчыгында кар җыю өчен техника сатып алуны һәм уенчыларны киендерү өчен вагон урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән булган. «Коллегабыз, депутат Андрей Егоров һәм безнең зур командабыз белән без бу мәктәпкә ярдәм итәргә булдык, – дип ачыклык кертте Ольга Воронова, – һәм бүген без бу машинаны күрдек, инде балалар барысы бергә чыгып, мәйданчыкны чистартсыннар һәм, әлбәттә, хоккей белән шөгыльләнсеннәр».

Шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары ассызыклаганча, татарстанлылар өчен хоккей – иң яраткан спорт төрләренең берсе. «Безнең республикада хоккей уйнау мөмкинлеге бар, һәр мәктәптә балалар шөгыльләнә торган хоккей тартмалары бар. Бүгенге чара «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында «Ак Барс» командасы ярдәмендә уза, – диде Ольга Воронова.

Ул арада атаклы хоккейчылар яшь спортчыларга уен серләрен ачтылар. Бозга шулай ук Дәүләт Советы депутаты, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Һәм «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Данис Зарипов та чыкты. «Балалар спорты – партия алып барган  мөһим юнәлешләренең берсе, аны һәрвакыт хупларга кирәк. Кышкы чорда республика һәм Татарстан Хоккей федерациясе ярдәме белән без балалар белән турнирлар уздырабыз, алар югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылсыннар өчен үзебезнең һөнәри тәҗрибәбез белән уртаклашабыз», – дип басым ясады Данис Зарипов.

Яраткан команда уенчылары белән аралашу мәктәп укучылары өчен чын бүләк булды.

«Миңа хоккейда барысы да тиз булуы, кәшәкә белән эшләү ошый. Мин һәрвакыт Данис Зариповны күрергә һәм аның автографын алырга тели идем», – дип үз кичерешләре белән уртаклашты гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Артем.

«Миңа бу чара бик ошый. Күрү белән Зариповка кул бирдем. Аларның шундый яхшы күңелле булулары бик ошады», – дип сөйләде бишенче сыйныф укучысы Әмирхан.

Казанның 6 нчы гимназиясе директоры Ольга Баклашова билгеләп үткәнчә, тренер Олег Гольков җитәкчелегендәге мәктәп хоккей командасы ярышларда һәрвакыт призлы урыннар ала.

«Югары казанышлар спортына гына түгел, массакүләм спортка, мәктәп укучылары арасындагы спортка, ишегалды спортына да ярдәм баруын күрү бик шатландыра,  – дип белдерде  Ольга Баклашова, – без балаларыбызга ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтле. «Ак Барс» командасы безнең уенчыларга яңа кәшәкәләр һәм форма тапшырды, «КамаСтройИнвест» компаниясеннән без вагон алдык, ә бүген Дәүләт Советы депутатлары кар җыю машинасы бүләк итте».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International