Татарстан Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң ачык төбәк парламенты дип табылган

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе, 06:01

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң ачык төбәк парламенты дип табылган. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

«1870» шәһәр идарәсен үстерү фонды тарафыннан үткәрелгән тикшеренү 2023 елдан алып 2025 елның уртасына кадәрге чорны үз эченә ала, дип яза «Коммерсант».

РФ субъектлары парламентларының эшчәнлеге карарлар кабул итүнең ачыклыгы, закон чыгару эше, кире элемтә, шулай ук эчке ачыклык, социаль үтемлелек һәм гамммәви мәгълүмат чараларында партияләрнең тигезлек гарантияләре буенча бәяләнгән.

ТР Дәүләт Советы 81,8 балл җыеп, рейтингта беренче баскычында урнашты. Икенче урында – Байкал арты Закон чыгару Җыены (80,63), өченчедә - Әстерхан өлкәсе Закон чыгару Җыены (78,69). Беренче унлыкка шулай ук Санкт-Петербург, Алтай крае, Якутия, Томск һәм Самара өлкәләре, Төньяк Осетия һәм Хабаровск крае парламентлары кергән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International