Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркия Республикасы парламенты Татарстан Дәүләт Советының беренче чит ил партнеры булды»

2026 елның 3 феврале, сишәмбе, 12:39

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Бөек Милли Җыелышы (Төркия парламенты) депутатлары, Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисе урынбасары Кюршад Зорлу һәм «Төркия – Беларусь» парламент дуслык төркеме рәисе Сельман Огузхан Эсер белән очрашты.

 «Сезнең республикага килүегез, очрашуларыгыз һәм сөйләшүләрегез, икътисадый һәм инвестиция потенциалыбыз, бай рухи-мәдәни мирасыбыз белән танышу Татарстан һәм монда гамәлгә ашырыла торган алдынгы башлангычлар турында күзаллаулар формалаштырырга мөмкинлек бирер, Татарстанның Төркия партнерлары белән дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы парламентының Татарстан Дәүләт Советының беренче чит ил партнеры булуын билгеләп үтте. Төркиянең Бөек Милли Җыелышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында 1995 елның 30 октябрендәге Хезмәттәшлек турындагы беркетмәдә депутатлар арасында турыдан-туры элемтәләрне активлаштыру, закон чыгару эшенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу, ике якны да кызыксындыра торган закон текстларын алмашу, уртак консультацияләр һәм хезмәттәшлекнең башка рәвешләрен үткәрү каралган иде. Ә 2015 елның апрелендә Татарстан Дәүләт Советы һәм Төркия Республикасының Бөек Милли Җыелышы арасында Һәрьяклы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү турында меморандумга кул куелды. 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан һәм Төркия тугандаш халыкларының үзара хезмәттәшлеген үстерүдә халык дипломатиясе институтлары сизелерлек роль уйный. Хәзерге вакытта Татарстанда ике меңнән артык төрек яши. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, «Анадолу» милли-мәдәни берләшмәсе уңай тәҗрибә туплый.

Үз чиратында, Кюршад Зорлу күрсәтелгән кунакчыллык һәм җылы кабул итүләр өчен рәхмәт белдерде. «Шәхсән минем өчен Сезнең белән танышу зур мәртәбә, Мөхәммәтшин әфәнде, Сез зур дәүләт эшчәнлеге тәҗрибәсенә ия  кеше, – диде Зорлу әфәнде. – Бирегә килгәч мин Төркия компанияләренең ни өчен Татарстан белән хезмәттәшлек итүне өстен күрүен тагын да яхшырак аңлый башладым. Безнең ил  җитәкчеләренең еш очрашулары, турыдан-туры элемтәләр тагын бер мөһим күрсәткеч булып тора».

Кюршад Зорлу билгеләп үткәнчә, Төркия делегациясенең Казанга килүенең максаты  –  илләр арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү. «Без Төркия инвесторлары һәм компанияләренең мөмкинлекләре тагын да күбрәк булсын, инвестицияләргә мөмкин булган яңа өлкәләр белән танышсын өчен омтылабыз. 2026 ел Төркиянең Татарстанга инвестицияләр кертү елы булсын иде дигән теләгебез бар».

Кюршад Зорлу билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп кенә халыкара чаралар һәм форумнар уза, һәм Төркия ягы аларның һәрберсендә мөмкин кадәр киңрәк катнашырга тиеш. «Без илгә кайтуга, һичшиксез, бу хакта үзебезнең җитәкчелеккә хәбәр итәчәкбез һәм бу чараларда иң югары дәрәҗәдә катнашу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Төркия – Татарстан мөнәсәбәтләре никадәр күбрәк үссә, Төркия – Россия мөнәсәбәтләре дә шулкадәр ныгыячак дип ышанам. Һәм, әлбәттә, парламент, дипломатия бу мәгънәдә бик зур әһәмияткә ия. Бездә тыгыз парламентара хезмәттәшлек җайга салынган инде, аны ныгытачакбыз һәм киңәйтәчәкбез».

Дәүләт Советында узган очрашуда Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Бильгич һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International