Алексей Созинов: «Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – хакимиятнең барлык тармаклары һәм төрле дәрәҗәдәге органнары эшендә мөһим өстенлек»

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе, 15:04

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыруга һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салуга юнәлдерелгән закон проектларын карадылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Анна Скрозникова катнашты. 

Махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүче  «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге турында мәгълүматны оешма җитәкчесе Гүзәл Удачина җиткерде. 

«Фонд эшчәнлегенең төп иҗтимагый-әһәмиятле бурычы – хәрби хезмәттән азат ителгән махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтаруны  комплекслы тәэмин итү», – дип басым ясады ул. Фонд шулай ук һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтә: ир белән хатынга, бергә яшәүче ата-аналарга, 18 яшькә кадәрге балаларга, 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларга һәм югары һәм һөнәри уку йортларында көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балаларга.   

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика дәрәҗәсендә 24, муниципаль дәрәҗәдә16 ярдәм чарасы билгеләнгән, ә фонд үзе өстәмә рәвештә 12  шәхси инициативасын гамәлгә ашыра. «Без гаиләләргә һәм ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәбез. Ярдәм әле билгеләнмәгән булса, без аны билгеләүгә ирешергә ярдәм итәбез. Махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чараларын алуда ярдәм күрсәтүне, тернәкләндерү-курорт, юридик ярдәм күрсәтүне, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм итүне үз эченә ала», – дип белдерде Гүзәл Удачина.

Махсус хәрби операция ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләгәндә, Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, СВО ветераннарына махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Моннан тыш, алар ел саен диспансеризация һәм реабилитация уза, алар өчен теш протезлары, шифаханә-курорт дәвалануы һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү оештырылган. 

Фонд шулай ук психологик ярдәм күрсәтә, инвалид ветераннарның торак урыннарын җайлаштыру программасын тормышка ашыра, аларны федераль исемлеккә керми торган адаптив кием һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итә. Мондый чаралар арасында кул-аяк протезлары, кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары һәм кул белән идарә ителә торган автомобильләр бар. 

Эшкә урнаштыру – фондның социаль координаторлары шөгыльләнә торган тагын бер бурыч. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, республикада СВО ветераннарының 75% ы эшкә урнаштырылган, 332 кеше эшкуарлык эшчәнлегенең төрле төрләре белән шөгыльләнә, ветераннарының 46сы югары белем ала, 31е урта һөнәри белем ала, 69ы өстәмә һөнәри белем ала.    

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, инвалидлыгы булган ветераннар актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр һәм эшче һөнәрләр буенча «Абилимпикс» чемпионатында катнашалар. «Абилимпикс»та катнашкан  26 ветеранның 16сы финалга чыккан, 11 медаль яуланган, алар арасында 4 алтын һәм 7 көмеш медаль бар. «Казан хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» уздыруның даими мәйданчыгына әйләнде», – дип белдере депутатларга Гүзәл Удачина.    

Фонд җитәкчесе әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сүз психологик һәм юридик ярдәм, медицина ярдәме турында бара. Ә хәбәрсез югалганнарның гаилә әгъзалары өчен фонд СВО катнашучысын эзләүдә ярдәм күрсәтә.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга күчеп, Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – хакимиятнең барлык тармаклары һәм төрле дәрәҗәдәге органнары эшендә мөһим өстенлек. «Бу теләсә кайсы дәүләт органы, илебезнең теләсә кайсы депутаты һәм гражданы өчен мөһим мәсьәләләр, – диде ул. –  «Ватанны саклаучылар» фонды хәрби комиссариат белән бергә өйләренә кайтучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләүдә беренче контакт звеносына әверелә».

Утырышта «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясының үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Алексей Созинов әйтүенчә, закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эш бирүчеләр өчен, эш бирүченең Россия Федерациясенең башка субъектларында урнашкан филиаллары һәм вәкиллекләре хезмәткәрләрен исәпкә алмыйча, алдагы кварталга хезмәткәрләрнең исемлектәге уртача саныннан чыгып билгеләнүен күздә тота.

Моннан тыш, парламентарийлар утырышта гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар. Документ республика законын федераль законга туры китерү максатыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә сәламәтлек саклау өлкәсендә остаз булырга тиешле затларны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру һәм алар өчен өстәмә социаль гарантияләр билгеләү тәкъдим ителә.  Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләре турындагы 5 статьяга илкүләм медицина тикшеренү үзәкләре эшчәнлеген оештыру турында яңа вәкаләт өстәү тәкъдим ителә. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International