Лилия Маврина яңарак эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә: «Һәр адымыгызны гражданнарга ярдәм итү мөмкинлеге итеп карагыз»

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе, 11:08

Бүген Дәүләт Советында яңарак эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Лилия Маврина курс тыңлаучыларына Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде. Ул халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр тәэмин итүдә республика парламентының зур ролен ассызыклады. 

Закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Татарстан Республикасының барлык ведомстволары белән уртак координацияле эшнең мөһимлегенә басым ясады. «Теләсә нинди закон чыгару инициативасы законга әйләнгәнче хокук кулланучылар, юристлар тарафыннан өйрәнелә, министрлыклар һәм ведомстволар, прокуратура, республиканың башка дәүләт структуралары белгечләре катнашында фикер алышулар уза», – дип белдерде Лилия Маврина. 

Лилия Маврина депутатлар катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Шуларның берсе – «парламент дәресе», ул ел саен, 2009 елдан башлап, республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә. Депутатлар укучыларга закон чыгару эшчәнлеге һәм гомумән Дәүләт Советы эше турында сөйлиләр.

Лилия Маврина дәүләт хезмәткәрләренең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү аспектларына аерым игътибар бирде. «Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – бик мөһим эш, халыкның һәр дәүләт органына ышанычы шуңа бәйле, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина, яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Һәр адымыгызны гражданнарга ярдәм итү мөмкинлеге итеп карагыз». 

Лилия Маврина, кешегә дәүләт хезмәте йөкләгән зур җаваплылык турында искәртеп, лидерлык сыйфатларына, җаваплылыкка һәм командада эшли белүгә ия булу кирәклеген ассызыклады.

Тыңлаучылар өчен парламент бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, алар китапханәдә, утырышлар залында, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International