Юрий Камалтынов Әлки районы Советының хисап сессиясендә: «Уңай үсеш динамикасын саклап калу бик мөһим»

2026 елның 6 феврале, җомга, 16:40

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Әлки районына барды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

Хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Әлки районы башлыгы Александр Никошин үзенең чыгышында дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында башкарыла торган эшләр турында сөйләде, хисап чорында районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды.

Республиканың социаль-икътисадый рейтингында Әлки районы 28 нче урында тора (2024 ел белән чагыштырганда +7 позиция). Сәнәгать җитештерүе индексы 106% тәшкил иткән, бу күрсәткеч буенча район республикада җиденче урында тора.  Җан башына уртача керемнәр буенча Әлки районы бишенче урынны алган. Район икътисадында үзәк урынны авыл хуҗалыгы алып тора. 2025 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гомуми табышы 6 млрд 436 млн сум тәшкил иткән. 2026 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрен арттыру бурычы куелды.

Утырышка Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов йомгак ясады. “Икенче ел рәттән Әлки районында җитештерелгән товарлар күләме арта, бу тенденцияне саклап калу бик мөһим”, – дип ассызыклады Юрий Камалтынов. 

Юрий Камалтынов шулай ук төп капиталга инвестицияләр үсеше һәм халыкның җан башына уртача реаль кереме үсеше буенча районның югары күрсәткечләрен билгеләп үтте, бу позицияләр буенча Әлки районы беренче алтылыкка керә. "Икътисадый күрсәткечләр буенча сез салым һәм салым керемнәрен җыюны тәэмин итүче республиканың иң яхшы егерме районы арасына керәсез", – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. 

Юрий Камалтынов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга, кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм күрсәтү өлкәсендәге эшләрнең торышын анализлап, авыл җирлекләре башлыкларын дәүләт ярдәмен җәлеп итү өлешендә халык белән тыгызрак эшләргә чакырды. "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен ресурслар җәлеп итү эшенә аерым игътибар бирергә кирәк. Районда дәүләт ярдәме программаларына бизнесменнарның аз җәлеп ителүе күзәтелә, нибары өч процент», – дип басым ясады Юрий Камалтынов. 

Юрий Камалтынов район халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмгә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт белдерде, әлеге эшнең республикада өстенлекле булуын билгеләп үтте.

Утырыш эшендә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш район активына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International