Рәгать Хөсәенов: «Дәүләти-хосусый партнерлык –инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмы»

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе, 14:51

Бүген Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында дәүләти-хосусый партнерлыкны законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәрде. Анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Рәгать Хөсәенов ассызыклаганча, дәүләт һәм бизнес партнерлыгы – бюджет һәм шәхси чыганаклардан проектларны финанслашу аша икътисад үсешенә юнәлдерелгән оештыру альянсы. «Дөнья практикасы тәҗрибәсе дәүләти-хосусый партнерлыкның республикада актив үсеш алган инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда иң нәтиҗәле механизмнарның берсе булуын күрсәтә, – дип белдерде утырышта катнашучыларга комитет рәисе. – Без бу механизмны кулланып төзелгән объектлардан инде файдаланабыз – Шәле-Баулы автомобиль юлы, Түбән Кама термалары, Казандагы Вознесенск тракты һәм башкалар».

Бу һәм башка проектлар Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла, ул вәкаләтле орган сыйфатында республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын кертү буенча зур эш алып бара, дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов. «Әлеге тема буенча фикер алышу һәм дискуссияләр өчен агентлык мәйданчыгы безнең тарафтан очраклы гына сайланмады, – дип ассызыклады парламентарий. – Сезнең белән безнең бурыч – дәүләти-хосусый партнерлык проектларын гамәлгә ашыруга комачаулый торган кыенлыкларны билгеләү һәм әлеге механизмны законнар белән җайга салудагы җитешсезлекләрне ачыклау. Без үзебезнең утырышта катнашучылардан җыелган проблемаларны, аларны хәл итү юлларын, һәм, аеруча мөһим, дәүләти-хосусый партнерлык эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр көтәбез».

Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, илдә дәүләти-хосусый партнерлык турында 4,4 меңнән артык килешү гамәлгә ашырыла, мондый проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 7,4 трлн сумга җитә. Аларның якынча 72%ын  хосусый кертемнәр тәшкил итә, бу бизнесның мондый инициативаларда катнашу белән кызыксынуын күрсәтә. Татарстанда 2025 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 5,7 миллиард сумлык 39 концессион килешү төзелгән.

Шуңа да карамастан, проектларның гамәлдәге күләме шәхси капитал җәлеп итү юлы белән регионның тотрыклы икътисадый үсешен тәэмин итми. Дәүләти-хосусый партнерлык өлкәсендәге гамәлдәге законнар яңартуга мохтаҗ, дип белдерде Талия Миңнуллина.  Аерым алганда, концессия килешүе төзегәндә дәүләтне куркынычлардан саклауның түбән дәрәҗәсе. Мәсәлән, дәүләт хосусый инвестор белән килешү төзегәндә билгеле бер күрсәткечләрне гарантияләргә һәм нәтиҗәләргә ирешмәгән очракта инвесторга алынмаган керем өчен түләргә тиеш.

 «Түләүле юллар мисалында карасак, – диде Талия Миңнуллина. – Әйтик, дәүләт ел саен түләүле юлдан 15 мең автомобильче узачак дип саный. Ләкин ел ахырына юлдан нибары 10 мең машина гына узганлыгы ачыклана икән, калган биш мең узмаган машина өчен дәүләт инвесторга бу акчаларны түли. Шуңа күрә дәүләт,  юлны үзем генә төзесәм бәлки яхшырак булыр иде дип уйлый», – дип аңлатты агентлык башлыгы.

Талия Миңнуллина шулай ук хәвеф-хәтәрне бәяләүнең гамәлдәге процедурасы аерым тармакларның: социаль, сәнәгать, транспорт һәм башкаларның үзенчәлекләрен исәпкә алмый, дип ассызыклады. Мисал итеп ул Яр Чаллыдагы спорт-сәламәтләндерү комплексы проектын китерде, инвестор төп ставка үсеше аркасында аны гамәлгә ашырудан баш тарткан. «Әгәр законнарда проектны тормышка ашыруны вакытлыча туктатып тору механизмнары яки икътисадый вәзгыятькә бәйле срокларның сыгылмалылыгы каралган булса, бу очракта тискәре сценарий булдырмый калырга мөмкин иде. Әгәр дә без аңа ниндидер параметрлар буенча булса да туктап торырга мөмкинлек бирсәк, проект тәмамланыр иде. Бүген, кызганычка каршы, бу шулай ук федераль законда берничек тә язылмаган», – диде Талия Миңнуллина.

Башка мисал – офсет контрактлары, алар нигезендә озак вакытлы дәүләт сатып алулары (10 елга кадәр) башкарыла. Талия Миңнуллина фикеренчә, бу нәрсә дә булса гарантияли торган вакыт түгел. «Мәсәлән, бездә Татарстанда эндопротезлар җитештерү заводы төзелде. Инвестор производствоны ачты, аның белән офсет контракты төзүне сорый. Ләкин фән хәзер бик тиз үсә. Әгәр биш елдан соң имплантлар кирәклеген тулысынча гамәлдән чыгара торган укол уйлап тапсалар, без офсет буенча тагын биш ел эндопротезларны килешү буенча күрсәтелгән күләмнәрдә сатып алырга тиеш булачакбыз», – дип билгеләде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларга дәүләти-хосусый партнерлык процедураларын гадиләштерү, проектларны бәяләүнең бердәм методикаларын кертү һәм куркынычлар белән идарә итү буенча тәкъдимнәр әзерләнүен хәбәр итте. Документларны профиль комитетына җибәрү планлаштырыла.

«Дәүләти-хосусый партнерлык – авырткан тема, чөнки закон чыгару кыры ике яктан да аксый, – дип йомгаклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов. – Без, беркем дә юрганны үзенә «тартмасын» өчен, бизнесменнарга да ярдәм итәргә, дәүләтне дә якларга тиеш,. Бу ике якка да файдалы булырга тиеш. Ахыргы нәтиҗәне халык сизә, чөнки дәүләти-хосусый партнерлык объектлары кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән».

«Дәүләти-хосусый партнерлык дәүләт акчасы җитмәгән җирдә аерым мәсьәләләрне хәл итә, – дип басым ясады комитет рәисе урынбасары Марат Галиев. – Бу бер проблема. Икенче проблема – дәүләти-хосусый партнерлык бездә шуның белән аерыла, без кайвакыт, әйтик, торак-коммуналь хуҗалыкка концессияләр бирергә мәҗбүр. Бу тармакның торышы барыбызга да аңлашыла. Анда шундый инвестицияләр кирәк, нульләр җитмәячәк. Монда икътисади файда турында гомумән сөйләшү юк. Законда моны, миңа калса, аерым язарга кирәк».

Утырышта парламентарийлар башка мәсьәләләрне дә карадылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International