Айрат Зарипов: «Безгә укучыларны һөнәри юнәлешле итү буенча эшне активлаштырырга кирәк»

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе, 16:12

Бүген Казан федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды,  анда парламентарийлар «Приоритет-2030» программасы кысаларында КФУның үсеше программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.  

2025 елда КФУда «Приоритет - 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисапны университетның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин тәкъдим итте.

Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта трансформациянең төп векторлары гамәлгә ашырыла торган технологик лидерлык илкүләм проектларына салынган. Университет аларның өчесендә актив катнаша.  Болар  –  перспективалы биопрепаратлар эшләүдә яңа саклау технологияләре һәм сәламәтлек,  инженерлык белемен үстерү өлешендә транспорт мобильлеген сәнәгать белән тәэмин итү; яңа материаллар һәм химия.  «Университет тәкъдим иткән  54 проектының 52се тышкы экспертлар тарафыннан хупланды, алар 2026 елга һәм аннан соңгы чорга «Приоритет - 2030» программасының төп өлеше булачак»,  – дип белдерде  Марат Сафиуллин. 

Марат Сафиуллин әйтүенчә, квалификацияле заказчы – предприятиеләр белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган белем бирү программалары саны 10% ка арткан. «Университет катнашында югары технологияле компанияләрнең керемнәре сизелерлек арту күзәтелә,  – диде ул. – Элек студентларга һәм укытучыларга предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен мөстәкыйль эзләргә һәм төрле ярдәм күрсәтүгә гаризалар бирергә туры килә иде. Бүген вәзгыять үзгәрде: безнең әзерлекле һәм мотивацияле яшь белгечләрнең потенциалын күреп, предприятиеләр үзләре инициатива күрсәтәләр, безгә мөрәҗәгать итәләр һәм университет алдына озак вакытлы бурычлар куялар». Казан федераль университеты илдә абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча да лидерлык позициясен саклап кала, бердәм дәүләт имтиханына югары баллар белән керүчеләр санының тотрыклы үсеше күзәтелә.

КФУ нефть-газ эшендә һәм мәгариф буенча дөньяда беренче йөзлектә, нефть-газ эше, мәгариф, авыл хуҗалыгы фәне, җир фәне буенча  федераль өчлеккә кергән. QS халыкара рейтингы нигезендә, университет дөньяда 54 нче һәм илдә 6 нчы урынны алган. «Без университетның илнең әйдәп баручы югары уку йортлары арасында позициясен саклап калдык»,  – дип белдерде Марат Сафиуллин.   

2025 елда КФУ  «Азтоннажлы химия технологияләре» технопаркында инжиниринг үзәген төзү буенча конкурста җиңүче булган һәм Казан федераль университетының Катализаторлар фабрикасын җиһазлау өчен уникаль фәнни җайланмалар эшләү һәм гамәлгә кертүгә грант алган.

Төп казанышларның берсе барлык мөмкин булган онлайн-курсларны һәм адаптив белем бирү системаларын берләштергән яңа цифрлы белем бирү платформасын эшләтеп җибәрү булган.

Казан федераль университеты «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» проектының  «Технологияләр» федераль проектының лидеры булган. 139 студент «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булган.

Быел Мисырда КФУның өстәмә филиалы ачылган. КФУның барлыгы 16 чит ил үзәге эшли. Югары уку йортында 13 мең чит ил студенты белем ала. 

Югары уку йортының 2025 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында сөйләгәндә, Марат Сафиуллин кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне аерым билгеләп үтте. Узган уку елында КФУ иң киң һөнәрләр спектры (педагогика, сәламәтлек саклау, дәүләт хезмәте, цифрлы һәм инженерлык компетенцияләре) буенча югары белемле 37763 белгеч чыгарган.

Өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Барлыгы 40306 кеше квалификация күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек программаларын үткән.

Мәсьәлә буенча фикер алышу барышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов КФУ проректорына укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшен активлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Ул үсеп килүче буынны фән һәм фәнни тикшеренүләр белән кызыксындыру өчен даими рәвештә тематик очрашулар оештырырга һәм мавыктыргыч лекцияләр укырга тәкъдим итте.

Бүгенге комитет утырышында республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Яңалыклар нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына максатчан укыту турында шартнамә буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен штраф һәм компенсация түләү, аларның күләмнәрен билгеләү һәм аларны тиешле бюджетка күчерү тәртибен билгеләү өлешендә яңа вәкаләтләр бирелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International