Казанда Фәридә Зәбировага мемориаль такта куйдылар

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе, 15:44

Казан үзәгендә, Маяковский һәм Щапов урамнары киселешендә (30/16 йорт) архитектор-реставратор, Татарстанның һәйкәлләрне саклау җәмгыяте рәисе Фәридә Зәбировага тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

«Без Фәридә Мөхәммәдовна белән Иске Татар бистәсен торгызу буенча зур эш башладык. Ул  андагы һәр почмакка, һәр урамга, һәр фасадка, һәр йортка аналарча мәхәббәт белән карый иде. Аның ярдәмендә Иске Татар бистәсен саклау буенча эш башланды,  –  дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Лилия Маврина. –  Ул үткәндә киләчәкне күрә белә иде. Ул барыбызны  да борынгылыкны, милли мәдәни мирасны торгызу белән кызыксындыра алды. Бу нисбәттән аның керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Фәридә Зәбирова башкарган эшләр еллар узу белән тагын да күбрәк бәяләнәчәк».

Замандашлары өчен тынгысыз энергиясе белән истә калган Фәридә Зәбирова (Светлана Мамлеева белән бергә) Казан Кремле биналары комплексын музейлаштыру концепциясенең автордашы, 1990 еллар уртасында яңа меңьеллык бусагасында җимерелүдән саклап, дәүләт саклавына махсус исәпкә куелган Казанның иске өлешендәге төзелеш объектлары исемлеген төзүче була. Ул шулай ук шәһәрнең Александров пассажы, Кекин йорты, Мәрҗани мәчете, Иске Татар бистәсен торгызу кебек әһәмиятле биналарын реставрацияләү проектлары өстендә эшләгән. Нәкъ менә Фәридә Зәбирова 2015 елда Самарага сәфәреннән соң Казанга тарихи төзелешне саклау буенча «Том Сойер Фест» волонтерлык хәрәкәте идеясен алып кайткан.

«Фәридә – Россия һәм хәтта халыкара формат эшлеклесе – аның керткән өлеше ачык. Сез барыгыз да монда торасыз икән, димәк без барыбыз да аны хәтерлибез», – диде Фәридә Зәбированың абыйсы, Казан Кремленең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров.

Мемориаль тактаны Фәридә Зәбирова яшәгән йортка аның туган көнендә – 11 февральдә урнаштырдылар.  Архитектор-реставраторга хәзер 72 яшь тулган булыр иде, ул 2021 елда вафат булган.  Мемориаль тактаның  авторы – скульптор Владимир Демченко.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International