Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә парламент дәресләре башланды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе, 08:30

Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге  елына багышланган "Фидакарь хезмәт  һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!" дип аталган  Парламент дәресләре башланды.  Парламент дәресләре ике атна дәвамында – 16-28 февраль көннәрендә узачак.

Парламент дәресе – 2026 старт алган көнне проектның әһәмияте турында республика мәктәпләре педагоглары сөйли. Аларның күбесе Парламент дәресләре хокукый агартуның һәм патриотик тәрбиянең нәтиҗәле ысулы, мәктәп укучылары һәм студентларның актив гражданлык позициясен формалаштыру дигән фикердә.

Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче мәктәбенең тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Эвелина Сизая Парламент дәресләре һәр мәктәптә булырга тиеш, дип билгеләп үтте. «Минем фикеремчә, парламент дәресләре укучыларның дөньяга карашларын үстерә, аларга үз фикерләрен формалаштырырга һәм якларга мөмкинлек бирә, әйләнә-тирәдәгеләрне үз позицияләренең мөһимлегенә ышандыра»,  – диде ул.

Казанның 91нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, шәһәрнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Борһанова да мәктәпләрдә Парламент дәресләрен үткәрергә кирәк дип саный. "Балаларга депутатларның нинди эш алып баруын, безнең дәүләт тарафыннан нинди законнар кабул ителүен һәм ни өчен аларны үтәргә кирәклеген аңлату мөһим, – диде Татьяна Борһанова. – Мин Парламент дәресен Казан шәһәре Думасы депутатлары белән бергә үткәрәм. Дәресләр эшлекле уен яки ачык әңгәмә форматында уза, анда балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны депутатларга һәм юрист-практикларга, политология һәм юриспруденция мәсьәләләрендә тирән белемле кешеләргә бирә ала”.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков Парламент дәресе аерым бер дәрес кенә түгел, ә депутатлар белән очрашуны үз эченә алган чараларның тулы бер комплексы дип саный. "Аларның төп максаты  –  укучыларга һәм студентларга бүген закон чыгару органы – Дәүләт Советының нинди роль уйнавын, эшчәнлекнең нинди юнәлешләрен гамәлгә ашыруын һәм аның көндәлек тормышыбызга йогынтысының никадәр әһәмиятле булуын күрсәтү", –  дип басым ясады ул.

Укучылар Парламент дәресләрендә зур кызыксыну белән катнашалар, дип сөйли Әлки районы Яңа Салман мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Сирень Мөхәммәткәримова. "Парламент дәресләре кысаларында балалар зур кызыксыну белән депутатларның нинди вәкаләтләргә ия булуын, аларның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт булуын беләчәк.  Мондый дәресләр 5 нче  –11 нче сыйныфка кадәр барлык сыйныфлар өчен даими үткәрелә", – дип билгеләп үтте ул.

Азнакай районы Кәкре елга мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдус Майлунов фикеренчә, парламент дәресләрен үткәрү бүген белем бирү процессының кирәкле өлеше булып тора. “Без күпмилләтле илдә яшибез, шуңа күрә һәр халыкның мәнфәгатьләрен исәпкә алу һәм гражданлык аңын тәрбияләү мөһим, – дип ассызыклады ул. – Киләчәк безнең һәрберебезнеке, һәм демократик җәмгыятебездә һәр тавыш мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә безнең дәресләр депутатлар катнашында уза, алар белән балалар актив аралашалар, сораулар бирәләр. Алар укучыларга сайлауларның роле һәм гражданнарның дәүләтнең сәяси тормышында катнашуы турында сөйлиләр". 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар белән очрашуда парламент дәресләренең әһәмияте турында сөйләде. Аның әйтүенчә, әлеге проект үз иленең яшь гражданнарын һәм патриотларын формалаштыру өчен тиешле шартлар тудыра. 

“Патриотик, хезмәт тәрбиясе, парламент дәресләре, укудан тыш эшчәнлек, яшьләр оешмалары, “Беренчеләр хәрәкәте” белән хезмәттәшлек аша яшь буынга иҗади төсмер бирергә кирәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәм бу бурыч – лаеклы, законнарны үтәүче гражданинны үстерү – профильле министрлыкка гына карамый, бәлки ата-аналар, педагогик бергәлек, хакимият органнары, сезнең белән безнең алда да тора”.

Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының сәяси-хокукый культураны һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итүче уртак проекты 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел инде унсигезенче мәртәбә уздырыла.

Парламент дәресе кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары уза. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан парламентта уза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International