Фәрит Мөхәммәтшин: «Республика һәрвакыт милләтара һәм конфессияара татулык-дуслык белән аерылып торды»

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе, 15:54

Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, шулай ук күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция сугышчыларына Татарстанда яшәүче таҗикларның милли-мәдәни автономиясеннән чираттагы автомобиль тапшыру тантанасында катнашты, ул Халыклар дуслыгы йорты бинасы каршында узды. Беренчел кирәк-яраклар төялгән «Нива» автомобиле «Тимер» батальоны хәрбиләренә җибәреләчәк.

Утырышны ачып, парламент җитәкчесе Татарстан Халыклары ассамблеясе эшенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Ул иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык, шулай ук ил җитәкчелеге һәм Президент Владимир Путин ярдәме нәтиҗәсендә республика үзенең тотрыклы үсешен дәвам итүен  әйтте. «Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Без традицион кыйммәтләребезне яклауда нык торабыз һәм бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга омтылабыз», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы эгидасы астында узды. Махсус хәрби операция  башланганнан бирле 17 татарстанлы Россия Герое, меңнән артык якташыбыз Батырлык ордены кавалеры булды. «Бүген төрле милләт вәкилләре иңгә-иң куеп уртак Ватаныбызның иминлеге өчен көрәшәләр, батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Алар арасында дистәләгән мең татарстанлы бар. Якташларыбыз хәрби хезмәтнең бөтен авырлыгына түзеп, бердәм сугышчан хезмәт һәм какшамас рухи көч күрсәтәләр. Без аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән чиксез горурланабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин, СВО уздыру зонасына гуманитар ярдәм җыюлары һәм җибәрүләре өчен милли-мәдәни автономияләргә рәхмәт белдереп.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә аерым тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5,6 трлн сумнан артып киткән, узган елга карата үсеш 102,4% тәшкил иткән. Республика Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында лидерлар рәтенә керә, ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 1 нче урынны алды.

«Икътисадның һәм социаль өлкәнең уңышлы үсешенең нигезе булып Республикадагы тотрыклы иҗтимагый-сәяси вәзгыять тора, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика һәрвакыт югары дәрәҗәдә милләтара һәм конфессияара татулык, җәмгыять бердәмлеге белән аерылып торды, бигрәк тә сынаулар вакытында».

Алда торган зур сәяси һәм иҗтимагый әһәмиятле вакыйгалар арасында парламент башлыгы агымдагы елның сентябрендә узачак тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны атады. «Безнең уртак бурыч – ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Бу республика мәнфәгатьләрен тагын да нәтиҗәлерәк якларга, безнең икътисадка федераль акчалар җәлеп итәргә һәм, димәк, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Гражданлык позициясен белдерергә һәм бу мәсьәләгә җаваплы карарга, алда торган сайлауларда актив катнашырга кирәк».

Парламент җитәкчесе илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елга бурычлар турында сөйләгәндә, милли активны 2036 елга кадәр РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезләмәләрен тирәнтен анализларга чакырды. «Тагын бер кат ассызыклыйм, безне бик җаваплы ел көтә. Алда зур, актив эшләр тора, ул нәтиҗәле булыр дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары өчен без тормыш сыйфаты, алга киткән инфраструктура һәм, иң мөһиме, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге буенча үрнәк булып калабыз. Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык, мәдәниятләрнең конструктив диалогы территориясе булып калуы. Болар барысы да Татарстанда яшәүче һәр кешенең киләчәк үсеше һәм иминлегенә ирешү өчен ныклы нигез булып тора».

Милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының һәм Ассамблея башкарма комитетының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары – Советның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе 39 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 270 җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәсен берләштерә, 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 2 филиал һәм 39 вәкиллек, Яшьләр ассамблеясе нәтиҗәле эшли. Муниципаль районнар администрацияләре башлыклары инициативасы белән Татарстан халыклары ассамблеясенең яңа вәкиллекләре төзелә. Хисап елында Арча муниципаль районында вәкиллек ачылган.   

Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, узган ел Ватанны саклаучылар елы кысаларындагы чараларга аерым игътибар бирелгән. Аерым алганда, Казан шәһәренең Бауман урамында «Күпмилләтле Татарстан геройлары» масштаблы күргәзмәсе эшләгән. Анда илебез халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге күрсәтелгән. 15 тумбада 42 Советлар Союзы Герое һәм Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалерлары һәм башка шәхесләр тәкъдим ителгән.

Ренат Вәлиуллин сүзләренә караганда узган ел республиканың этномәдәни тормышы да якты һәм бай булган. «Милли-мәдәни берләшмәләр тарафыннан туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру буенча шактый эш алып барыла, – дип билгеләп үтте ул.  – Гомумән алганда, ассамблея, аның районнардагы вәкиллекләре, дуслык йортлары һәм үзәкләре тарафыннан барлыгы 3677 чара уздырылды».

Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты, милли-мәдәни автономияләр актив катнашында Татарстан Республикасында гадәттәгечә югары дәрәҗәдә «Май чабу» һәм «Нәүрүз», рус халык бәйрәме «Каравон», татар халык бәйрәме «Сабантуй», мариларның «Семык», удмуртларның «Гырон Быдтон», мордваларның «Валда шинясь» һәм «Балтай», чувашларның  «Уяв» һәм «Учук», керәшеннәрнең «Питрау», «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмнәре уздырылган. «Бу традицияләр һәм хәзерге заман синтезының ачык мисаллары, бу бәйрәмнәр республиканың гына түгел, тулаем илдә яшәүчеләрне берләштерә», – дип басым ясады Ренат Вәлиуллин.

2025 елда Татарстан Республикасында Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре челтәренең эш нәтиҗәләре турында «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ директоры Тимур Кадыйров сөйләде.

Бүген утырышта мариларның милли-мәдәни автономиясе, Чүпрәле районы мисалында чуваш милли-мәдәни автономиясе, шулай ук Тәтеш муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International