Җәмәгать судьялары сайланды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 10:47

Бүген парламентның унсигезенче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча, аның карары белән аның рәисе  Александр Чубаров таныштырды, парламентарийлар 3 елга республика җәмәгать судьясы итеп Лилия Хәсәнованы (Кукмара суд районы буенча 2 нче суд участогы), Линар Сәитовны (Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайладылар.

Алисә Кәримова (Арча суд районы буенча 2 нче суд участогы), Лилия Әсфәндиярова (Бөгелмә суд районы буенча 3 нче суд участогы), Рамил Шәрипов (Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогы), Айзилә Низамова (Яшел Үзән суд районы буенча 4 нче суд участогы), Алмаз Ягъфәров (Чаллы шәһәренең 2 нче суд участогы), Рөстәм Гыймаев (Чаллы шәһәренең 16 нчы суд участогы), Марат Минхәеров (Түбән Кама районы буенча 3 нче суд участогы), Резеда Мөхәммәдьярова (Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча 5 нче суд участогы), Айгөл Шәймәрданова (Саба районы буенча 2 нче суд участогы) вәкаләтләр срогын чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International