Бүген Дәүләт Советында парламентның унсигезенче утырышы кысаларында депутатларга 2025 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика омбудсмены Сәрия Сабурская чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов 2025 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Азат Җиһаншинның 12 гыйнварда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнүе сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
Бүген парламентның унсигезенче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, ачылды. Президиум утырыш каравына 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты һәм 5 федераль закон проекты.