Медицина остазлыгына социаль гарантияләр

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 13:30

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законын федераль законга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә сәламәтлек саклау өлкәсендә остаз булырга тиешле затларны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру һәм алар өчен өстәмә социаль гарантияләр билгеләү тәкъдим ителә.  Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләре турындагы 5 статьяга илкүләм медицина тикшеренү үзәкләре эшчәнлеген оештыру турында яңа вәкаләт өстәү тәкъдим ителә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International