Нурлат районында Покровский поселогы бетерелә

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 13:41

Бүген Дәүләт Советы утырышында Нурлат районы Покровский поселогын бетерү һәм «Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге закон проектын Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев тәкъдим итте. "Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлеге территориясендә урнашкан Покровский поселогы торак пункт билгеләрен югалткан һәм алга таба үсеш перспективалары юк, – дип белдерде район башлыгы. – Торак пункт территориясендә даими яшәүче халык, юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез мөлкәт объектлары юк».

Дамир Ишкинеев әйтүенчә, поселокта хәзер беркем дә яшәми һәм Покровский поселогында кешеләрнең даими яшәвен һәм тормыш эшчәнлеген яңарту өчен нигезләр юк.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, Нурлат районы башлыгысүзләренә караганда, Яңа Тумба авыл җирлеге халкы торак пунктны бетерү инициативасын хуплаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International