Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Татарстан партнерлык финанславы базарын 15 елдан артык үстерә»

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 16:54

Бүген Дәүләт Советында «2025 елда Татарстан Республикасында партнерлык финанславы экспериментын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре. 2026 елга планнар һәм бурычлар» темасына «Хөкүмәт сәгате» узды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Ислам партнерлык финанславының мөһим принцибы булып финанс агымнарының реаль активлар белән турыдан-туры бәйләнеше тора. Һәр операция конкрет объектка: җиһазларга, күчемсез милеккә яки товарга бәйле. Бу системалы куркынычларны киметә һәм акчаларның спекулятив базарга түгел, ә турыдан-туры җитештерү циклына юнәлдерелүен гарантияли. Моннан тыш, ислам (партнерлык) финанслау принциплары алкоголь җитештерү яки сату, дуңгыз ите продукциясе, комарлы уеннар белән бәйле проектлар белән бәйле эшчәнлек төрләрен финанслау мөмкинлеген кире кага.

Мидхәт Шаһиәхмәтов партнерлык финанслауның төп төрләренә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан партнерлык финанслау базарын 15 елдан артык үстерә. 2023 елда Татарстан Россия Федерациясенең партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру башланган 4 субъекты арасына керде. Бу санга шулай ук Башкортстан, Чечен Республикасы һәм Дагыстан кергән.

«Экспериментның төп максатлары булып проблемаларны ачыклау һәм гамәлдәге хокукый киртәләрне алга таба да бетерү, уңай хокукый шартлар тудыру өчен норматив җайга салуның оптималь механизмын эшләү тора, – дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Бу халык һәм бизнес өчен партнерлык финанславы инструментларының һәркем файдалана алуын арттыруга һәм үстерүгә, шулай ук инвестицияләүнең этик һәм дини аспектларына зур игътибар бирүче халыкара инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Экспериментны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында Эксперт советы төзелде. Әлеге орган регуляторлар һәм профессиональ бергәлек арасында диалог өчен төп мәйданчык булып тора».

Министр сүзләренә караганда, республикада экспериментны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен банк секторы, югары уку йортлары, руханилар, эксперт җәмәгатьчелеге, базарда катнашучылар, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алты төп юнәлеш буенча региональ чаралар планы формалаштырылган һәм расланган.

«Эксперимент турында закон кабул итү һәм чаралар планын гамәлгә ашыру партнерлык финанслау базарында активлыкны сизелерлек арттырды, бу безнең социологик тикшеренүләр һәм базар статистикасы мәгълүматлары белән раслана, – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – 2025 ел нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән акчалар күләме 6 тапкырга артты һәм 34,9 млрд сум тәшкил итте. 90 меңнән артык дебет банк картасы чыгарылган. Федераль экспериментта катнашучы 37 оешманың 25е Татарстанда уңышлы эшли. Алар арасында — әйдәп баручы Россия һәм республика банклары, фондлар, лизинг һәм кредит булмаган финанс оешмалары. Бүген республика базарында бизнес һәм халык өчен кирәкле барлык партнерлык продуктлары бар. Чираттагы мөһим адым – чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен шартлар тудыру».

Моннан тыш, декабрьдә, республика Рәисе ярдәме белән, Казанда Россиядә беренче AAOIFI вәкиллек үзәге ачылды, аның бурычлары –инфраструктураны үстерү һәм Татарстанның инвестицион потенциалын алга этәрү өчен механизмнар һәм инструментлар булдыруда ярдәм итү, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә кросс - чик ислам финанс килешүләренә (сукук, ислам лизингы – иджара) ярдәм итү.

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев әлеге экспериментның башка төбәкләрдә ничек тормышка ашырылуы белән кызыксынды. «Экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләсе РФ Үзәк банкы һәм финанс министрлыгы тарафыннан координацияләнә. Һәм үз юнәлешләре буенча экспериментка кергән һәр төбәк шактый актив катнаша, – диде министр, сорауга җавап биреп. – Без инде "пилот проекты" кысаларында Чечен Республикасы арасында килешү уздырдык. Без хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз».

Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Ислам банкы белән эшләүдә башка конфессия кешеләренә чикләүләр булу-булмавына кагылышлы сорау бирде. «Расага һәм милләтенә карамастан, ислам партнерлык финансларын теләгән һәркем куллана ала", – дип җавап бирде министр.

 «Республика халкына банкларны финанслау өлкәсендә булган мөмкинлекләр турында мәгълүмат җиткерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу мәсьәләдә илнең иң эре банклары, күп кенә финанс структуралары катнаша. Безнең төбәккә Ислам банкы белән эшләү кызыклы. Без бу мәсьәләне беренче мәртәбә «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Дәүләт Советы утырышында карыйбыз, һәм татарстанлыларга да ислам финанславының нечкәлекләрен белү файдалы булачак, аларга мәгълүмат җиткерергә кирәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International