Махсус операциядә катнашучылар транспорт салымын түләүдән азат ителә

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 12:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында транспорт салымы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Закон республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнде.

Закон махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, 2022 елның салым чорыннан сугыш хәрәкәтләре ветераннарын,  Советлар Союзы Геройларын һәм Россия Федерациясе Геройларын, шулай 2026 елның салым чорыннан башлап Дан орденының өч дәрәҗәсе  белән бүләкләнгән затларны транспорт салымын түләүдән азат итә.

Салым ташламасы салым түләүче сайлаган бер транспорт чарасына карата салым ташламаларын куллану өчен нигезләр санына бәйсез рәвештә бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International