Технологик лидерлык - өстенлекле юнәлеш: КФУ «Приоритет-2030» программасы кысаларында эшләү турында хисап бирде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 12:55

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга «Приоритет-2030» программасы кысаларында КФУ үсеше программасын гамәлгә ашыру һәм 2025 елда югары уку йортының Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында хисап тәкъдим ителде.

Дәүләт Советында КФУны үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу традициягә кертелде. Казан университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнаша һәм ел саен әлеге юнәлештә башкарылган эш турында хисап тота.

Мәгълүматны Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин тәкъдим итте.

"Фәнни-технологик үсешнең яңа федераль стратегиясе таләпләре, милли максатлар, технологик сәясәт турындагы яңа закон нигезендә узган ел без университетның Үсеш программасын – университетның стратегик документын яңадан җыйдык, – дип билгеләп үтте Ленар Сафин. – Узган елның ноябрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында без яңа «юл картасын» якладык инде. Анда технологик лидерлык төп урынны алып тора".

Үсеш моделе турында сөйләгәндә, КФУ ректоры бу милли өстенлекләр буенча алга китешле технологияләр эшләү генә түгел, ә гомумән фәнни-белем бирү процессы фәлсәфәсен үзгәртү, үз киләчәге һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык мәдәниятенә күчү, дип ачыклык кертте.

КФУ ректоры сөйләвенчә, 54 университет проектының 52се тышкы экспертлар тарафыннан хупланган, алар 2026 елда һәм аннан соңгы чорда «Приоритет - 2030» программасының төп өлеше булачак. 

Ленар Сафин әйтүенчә, квалификацияле заказчы – предприятиеләр белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган белем бирү программалары саны 10% ка арткан. " Югары технологияле компанияләрнең университет катнашында керемнәре сизелерлек артуы күзәтелә, – диде ул. – Элек студентларга һәм укытучыларга предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен мөстәкыйль эзләргә һәм төрле ярдәм күрсәтүләргә гаризалар бирергә туры килде. Бүген вәзгыять үзгәрде: безнең әзерлекле һәм мотивацияле яшь белгечләрнең потенциалын күреп, предприятиеләр үзләре инициатива күрсәтәләр, безгә мөрәҗәгать итәләр һәм университет алдына озак вакытлы бурычлар куялар».

Хәзерге вакытта КФУ 107 сәнәгать предприятиесе, 15 министрлык һәм ведомство, үсеш институтлары, технопарклар һәм фондлар белән хезмәттәшлек итә.

КФУ нефть-газ эшендә һәм мәгариф буенча дөньяда беренче йөзлектә, нефть-газ эше, мәгариф, авыл хуҗалыгы фәне, җир фәне буенча  федераль өчлеккә кергән. QS халыкара рейтингы нигезендә, университет дөньяда 54 нче һәм илдә 6 нчы урынны алган.

2025 елда КФУ  «Азтоннажлы химия технологияләре» технопаркында инжиниринг үзәген төзү буенча конкурста җиңүче булган һәм Казан федераль университетының Катализаторлар фабрикасын җиһазлау өчен уникаль фәнни җайланмалар эшләү һәм гамәлгә кертүгә грант алган.

Төп казанышларның берсе барлык мөмкин булган онлайн-курсларны һәм адаптив белем бирү системаларын берләштергән яңа цифрлы белем бирү платформасын эшләтеп җибәрү булган.

Казан федераль университеты «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» проектының  «Технологияләр» федераль проектының лидеры булган. 139 студент «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булган.

Югары уку йортының 2025 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында сөйләгәндә, Ленар Сафин кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне аерым билгеләп үтте. "Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә әлеге төр хезмәтләрдән файдаланучылар  саны 100 меңнән артык тәшкил итте, – диде ул. – 79 меңнән артык укытучы, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, инженерлар, ИТ һәм башка белгечләр республика заказлары буенча әзерләнде һәм яңадан әзерләнде».

Фикер алышу барышында депутатлар Данис Шакиров һәм Марат Галиев студентларның тулай торакларда яшәү шартлары һәм медицина өлкәсендә КФУ катнашында төгәл нәрсәләр эшләнүе белән кызыксындылар.  Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, узган ел Казанда югары технологияле производство ачылды, анда онкология авыруларыннан интегүче кешеләр өчен медицина препаратлары өчен нигез әзерләнә.

Ленар Сафин беренче сорауга җавап биреп, барлык тулай торакларның да капиталь ремонтлануы турында сөйләде. "Бу тулысынча яңа кыяфәт, яңа җиһазлар, тулай торакларда кер юу машиналары бар, без асылда «өч йолдыз кунакханәсе» дәрәҗәсенә күчтек, студентлар бик канәгать», – дип билгеләп үтте КФУ ректоры. 

КФУның үсеш проектларын гамәлгә ашыру турында тәфсилле хисап тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы депутатлары Казан федераль университетының республиканың социаль-икътисадый үсешенә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлешен, кадрларның квалификациясен күтәрүдә һәм яңадан әзерләүдә актив катнашуын билгеләп үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International