Максатчан укыту: регионнарның яңа вәкаләтләре

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 12:54

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Яңалыклар нигезендә, Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнарына максатчан укыту турындагы шартнамә буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен штраф һәм компенсация түләү, аларның күләмен билгеләү һәм тиешле бюджетка күчерү тәртибен билгеләү өлешендә яңа вәкаләтләр бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International