«Талантлар иле» бөтенроссия конкурсы финалистлары Дәүләт Советында булды

2026 елның 20 феврале, җомга, 11:45

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Талантлар иле» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында җиңүчеләр булды. Ел саен республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары Мәскәүдә уза торган конкурсның финал этабында катнаша. 2025 елда Татарстаннан өч бала I дәрәҗә конкурс лауреаты, икесе III дәрәҗә лауреат булган. Конкурста җиңүчеләр – төрле елларда финалга чыгучылар белән РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев очрашты.

2025 елда узган бәйге Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган иде. «Без һәрвакыт «Талантлар иле» федераль конкурсына зур игътибар бирәбез, ул безнең республикада да югары дәрәҗәдә, башта зона дәрәҗәсендә, аннары төбәкара дәрәҗәдә уза. Регионара этап лауреатларын  Татарстан башкаласы каршы ала, – дип сөйләде Артем Прокофьев, очрашуны ачып. – Безнең вәкилләр даими рәвештә югары бәя ала. Сез барыгыз да мәдәният өлкәсендә генә түгел, тулаем алганда бик кызыксынучан һәм күп яклы үсеш алган балалар. Шул уңайдан безнең очрашу бүген республика парламентында уза, мин үзем дә төрле елларда депутат булдым, бу бина минем өчен аерым әһәмияткә ия».

Артем Прокофьев РФ ФС Дәүләт Думасы эшчәнлеге, федераль парламентның башка хакимият органнары белән эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде, аннары балаларның сорауларына җавап бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International