СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм! ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган бу бәйрәм халык рухын, меңьеллык зирәклекне һәм милли үзаңны саклауда телнең гаять зур роль уйнавын тануга багышлана.
20
февраль, 2026 ел
Бу атнада мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!» темасына Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында парламент дәресләре уза. Быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
20
февраль, 2026 ел
Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Талантлар иле» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында җиңүчеләр булды. Ел саен республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары Мәскәүдә уза торган конкурсның финал этабында катнаша. 2025 елда Татарстаннан өч бала I дәрәҗә конкурс лауреаты, икесе III дәрәҗә лауреат булган. Конкурста җиңүчеләр – төрле елларда финалга чыгучылар белән РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ