СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм! ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган бу бәйрәм халык рухын, меңьеллык зирәклекне һәм милли үзаңны саклауда телнең гаять зур роль уйнавын тануга багышлана.
20
февраль, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Бердәм Татарстан» һәм «Единый Татарстан» тапшыруларына биргән интервьюда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Программа «Бердәм Россия» Рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе, «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабының Татарстандагы җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше нәтиҗәләренә багышланган.
20
февраль, 2026 ел
Бу атнада мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!» темасына Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында парламент дәресләре уза. Быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ