Еллар аша: Фәрит Мөхәммәтшин 179 нчы гимназиядә парламент дәресендә катнашты

2026 елның 24 феврале, сишәмбе, 14:08

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә узган парламент дәресендә кунакта булды.  «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана,  ул 16 февральдән 28 февральгә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә һәм махсус урта уку йортларында уздырыла.  

179 нчы гимназиядә парламент дәресе иммерсив формада үтте. Мәктәпнең актлар залында каһарман шагыйребез Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «Сынмаган сугыш герое» әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Укучылар башкаруында «Сугыш» этюды, шулай ук «Нәрсә эшләдең?» шигыре яңгырады.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары «Еллар аша» Җиңү музее мәйданчыкларында җанланды. Иң зур мәктәп музейларының берсе булган әлеге музей (узган ел ачылган) экспозицияләре 1941-1945 еллардагы фаҗигале сынауларны узган сыйныфташлар һәм татарстанлылар тарихы турында сөйли. Музейда Бөек Ватан сугышына багышланган, шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан алып кайтылган экспонатлар һәм трофейлар урнаштырылган аерым заллар бар. Бөек Ватан сугышына багышланган залда солдатларның көнкүреш әйберләре һәм кораллары, буржуйкалар һәм кроватьлар, патефоннар һәм медицина җиһазлары, танкка каршы керпеләр һәм башка кызыклы  экспонатлар белән танышырга мөмкин.

Икенче зал махсус хәрби операциягә багышланган, анда музей кунаклары хәрби хәрәкәтләр зонасыннан китерелгән экспонатларны һәм трофейларны күрә ала. СВО зонасыннан әйберләрне музейга сугышчыларга актив ярдәм итүче волонтерлар, укучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы ата-аналары тапшырган.

«Еллар аша» мәктәп музеенда узган парламент дәресе татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманлыгына, республиканың гомуми җиңүгә керткән өлешенә багышланган иде. Интерактив аралашу форматында өлкән сыйныф укучылары Ватаныбыз тормышындагы истәлекле вакыйгаларга бәйле сорауларга җаваплар бирделәр, шулай ук фашизмга каршы көрәштә җиңүне якынайткан туганнары турында гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.

Дәүләт Советы Рәисе 1939 елда Кызыл Армия сафларына алынган, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Хәйрулла Динкәй улы Мөхәммәтшин турында истәлекләре белән уртаклашты. «Бөек Ватан сугышын ул элемтәче, укчы полкның үзәк телефон станциясе начальнигы булып узган. Аңа күп тапкырлар үз гомерен куркыныч астына куеп элемтә ялгарга туры килгән, –дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, истәлекле вакыйгалар белән уртаклашып. –  Әти миңа бервакыт каты бәрелештә дошман чолгап алган полк батальоны белән элемтәнең торгызылуы тарихы турында сөйләгән иде. Анда бер элемтәче артыннан икенчесен җибәрәләр, алар әйләнеп кайтмыйлар. Элемтәне торгызып булмый. Минем әти, өлкән сержант, аркасына берничә кәтүк кабель, телефон аппараты ала да линиягә китә».

Миус елгасы ярында фашистлар блокадасын өзү вакыйгасы Мөхәммәтшиннар гаиләсендә буыннан-буынга тапшырыла. Сугыш елларында элемтә гади чыбык булган, һәм элемтәне торгызу өчен бөтен ут линиясе буйлап шуышырга кирәк булган. Ул чагында Хәйрулла Динкәй улы элемтәне ялгый алган. «Әтинең әлеге заданиене үтәп исән-сау әйләнеп кайтуы бер могҗиза. Ату белән янаган полк командиры аны шатлыклы хәбәр белән каршы алган, Хәйрулла Мөхәммәтшинны «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә тәкъдим иткәннәр», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк... Бу фикер бүген парламент дәресенең асылын тәшкил итте. Фәрит Мөхәммәтшин гимназиянең педагоглар коллективына, театр куелышларында, җырларында Бөек сугыш авырлыкларын чагылдырган укучыларга рәхмәтен белдерде. «Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән оештырылган парламент дәресләре республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә уза. Мин күргәннәремнән, Җиңү музееннан һәм театр тамашасыннан бик нык тәэсирләндем, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең бурыч – үсеп килүче буынны, укучыларны республика мәгариф проектлары аша Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәр белән баету, әти-әниләребез, ата-бабаларыбызга төшкән авырлыклар турында хәтерне ирештерү».

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, быел парламент дәресе инде 18 нче мәртәбә уза. Парламент дәресе кебек проектлар гражданнарны хокукый яктан агартуга, актив гражданлык позициясен формалаштыруга хезмәт итә, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. «Илебезнең иң алдынгы субъектларының берсе, Россия Федерациясенең терәк төбәге булган Татарстанда тууыгыз белән горурланыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин гимназистларга. – Үзегезне зур иҗади тормышка әзерләгез. Яхшы укыгыз, һөнәр алыгыз, Ватаныгызны яратыгыз. Һәм сезнең барысы да яхшы булыр».

Парламент дәресе –  ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел инде унсигезенче тапкыр үткәрелә.

Парламент дәресе кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары уза. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры боерыгы белән расланган. Конкурсларга йомгак, гадәттәгечә, апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы парламентта апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан уза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International