«Бердәм Россия»нең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышында партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 24 феврале, сишәмбе, 16:20

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда 2025 елда Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Моннан тыш, утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм республика Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.  Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, партия проектларын гамәлгә ашыруда күп кенә иҗтимагый оешмалар, дәүләт органнары, муниципалитетлар вәкилләре актив катнаша. «Партия проектын кабул итү һәм раслау гына аз. Татарстанлылар аны кабул итсеннәр һәм актив катнашсыннар өчен бу проектның асылын аңлату, аның максатларын һәм бурычларын кешеләргә җиткерү мөһим. Бу эш белән барыбыз бергә шөгыльләнәбез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда федераль һәм республика партия проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сөйләде. «РФ ФС Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе эше кысаларында бюджет карарлары халык соравы нигезендә кабул ителә һәм партия проектларын гамәлгә ашыру белән тыгыз бәйләнгән», – дип белдерде Ольга Воронова.

Ул партиянең төбәк бүлеге бүгенге көндә барлык 22 федераль партия проектын гамәлгә ашыра, дип белдерде. «Тулаем алганда, аларның һәркайсының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәргә була, – дип ассызыклады Ольга Воронова. – Проект эше кысаларында 1,2 меңнән артык чара үткәрелгән. Нигездә алар «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре тарафыннан оештырылган».

Ольга Воронова һәр федераль партия проектын тормышка ашыруга җентекләп тукталды, алар арасында – «Тарихи хәтер», «Шәһәр мохите», «Өлкән буын» һәм башкалар.

2023 елдан гамәлгә ашырыла торган «Минем карьерам Бердәм Россия белән» федераль партия проекты турында Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева сөйләде. Проект кысаларында махсус хәрби операциядән кайткан татарстанлыларның 75%ы эшкә урнаштырылган. «Бүген без махсус хәрби операциядән кайткан 3130 граждан белән актив хезмәттәшлек итәбез, – дип белдерде  Елена Кузьмичева. –  Без һәр кешегә игътибар бирәбез: 385 кеше тернәкләндерү уза, 14 кеше белем ала, 158 кеше актив рәвештә эш эзли һәм аларның һәркайсы өчен индивидуаль маршрут төзелгән».

Елена Кузьмичева әйтүенә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны,  эшкә урнаштырырга әзер булган Эш бирүчеләр реестры формалаштырылган һәм даими рәвештә тулылана. «Бүген реестрда дүрт меңгә якын вакансия тәкъдим итүче 545 компания бар. 2025 елда без 79 махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе һәм 40 «Эш бирүче көне» уздырдык. Шулай ук махсус операциядә катнашучылар мәшгульлек үзәкләрендә һәрьяклап ярдәм алалар. Бу һөнәри юнәлеш (224 кеше җәлеп ителгән), психологик ярдәм (51 кеше), түләүсез һөнәри белем бирү», – дип билгеләп үтте Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе.

Утырышта «Ныклы гаилә» федераль партия проектына аерым тукталдылар. Проектның кураторы Эльвира Әхмәтова сүзләренә караганда, Татарстанда гаиләләргә 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә.

«Республика Рәисе ярдәме белән «Яшь парларга грантлар» проекты эшләтеп җибәрелде, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтова. – Узган ел булачак гаиләләргә туй үткәрү өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелде. Узган ел Татарстанда барлыгы 24097 никах теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7% ка күбрәк. Һәм бу артуны без соңгы өч елда беренче тапкыр билгеләп үтәбез».

Шулай ук Сәяси совет Президиумының йомгаклау утырышы кысаларында партия билетлары, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Президиум утырышы ахырында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм республика Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ хезмәт ияләренең хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү һәм Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен республиканың иң эре ике иҗтимагый көчен берләштерергә тиеш. Документка «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева кул куйды.

 «Республика Профсоюзлар федерациясе – республикабыз хезмәтчәннәренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы оешма. Безнең күп бурычлар уртак һәм ул килешенгән булырга тиеш. Килешү имзалау шуңа юнәлдерелгән», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International