Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының химия-технология лицеенда булды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе, 10:40

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевский районында. Праламент җитәкчесе бүген монда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Ә җыелыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды. Парламент җитәкчесе мөгаллимнәр һәм укучылар белән аралашты, лицейда гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары белән танышты.

Ике ел элек лицейда капиталь ремонт булган, өч ел элек «Аммоний» предприятиесе ярдәмендә интерьер тулысынча яңартылган, уку кабинетлары модернизацияләнгән, биология, химия, физика, информатика, робот техникасы буенча профильле предмет кабинетлары җиһазландырылган, тирә-як территория төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән. Лицейда 1 меңгә якын укучы белем ала (барлык Менделеевск укучыларының өчтән бере), 47 педагог эшли.

Лицей директоры Евгений Ямщиков билгеләп үткәнчә, белем йортында  заманча биологик микролаборатория, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр эшли, актлар залы да яңартылган. Өч ел элек, 2023 елның сентябрендә монда «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе сыйныфлары ачыла. Лицей укучылары мәктәп укучыларының «Е – фактор» проект инженерлык олимпиадасында актив катнашалар. Лицей базасында ел саен физика, химия һәм математика фәннәреннән «Зур химиянең киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасы уза. Лицей укучылары - әлеге олимпиадаларның җиңүчеләре рәтендә, призлы урыннарга лаек булалар.

2024 елдан лицей ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, «Аммоний» җәмгыяте тарафыннан оештырылган химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү өчен мәйданчык булып тора (беренче муниципаль олимпиаданы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачкан иде. Соңыннан аңа Бөтенроссия олимпиадасы статусы бирелә.) Узган ел олимпиадада Россиянең 52 төбәгеннән, Белоруссиядән һәм Казахстаннан 732 укучы катнашкан, аларның 72се финалга үткән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International