Ватанпәрвәрлек турында сөйләшү: республиканың барлык мәктәпләрендә һәм махсус урта уку йортларында парламент дәресләре уза

2026 елның 27 феврале, җомга, 09:00

Бу атнада мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. 

25 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы урта мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. Тарих укытучысы Лариса Варфоломеева үткәргән дәрес барышында укучыларга Ватанны саклаучыларның сугышчан батырлыклары турында искә төшерделәр. Хезмәтнең шулай ук батырлык һәм Ватан мәнфәгатьләренә хезмәт итүенә аерым игътибар бирелде. Дискуссия вакытында хәрби һәм хезмәт батырлыкларының үзара бәйләнеше каралды: ил оборонасын тәэмин итүдә хезмәтнең роле ассызыкланды. Очрашуда катнашучыларның барысы да хезмәт һәм сугышчан батырлыкларның Ватан бөеклеге белән өзелмәс бәйләнешен билгеләп үттеләр. «Һәр гражданин зур батырлык кылмыйча да патриот була ала. Безнең һәрберебез, үз һөнәрен сайлап, вазыйфаларын намус белән башкарып, иреклеләр ярдәмдә катнашып, дәүләтнең чәчәк атуына өлеш кертә ала», – диде укучыларга Леонид Якунин. 

25 февраль көнне Казанның 82 нче мәктәбендә парламент дәресе узды, анда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Дәрес кысаларында 9 класс укучылары Россиянең күпмилләтле халкының һәрвакыт берләшеп, иңгә-иң торып Ватанны саклауга хезмәт итүе турында чыгышлар әзерләделәр. Ольга Воронова Дәүләт Советы депутатлар корпусының республиканың социаль һәм икътисадый үсешенә керткән өлеше, республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән законнар турында сөйләде.

25 февраль көнне Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбендә парламент дәресе булды, аның мактаулы кунагы – Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хәҗипов иде. Депутат үз чыгышында Ватанны саклауда һәр гражданның роле турында сөйләде. Ул хәзерге заман геройларын, шулай ук Хезмәт Геройларын – галимнәрне, укытучыларны, предприятие эшчеләрен ачык мисаллар белән атады.

25 февраль көнне Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Яр Чаллының 26 нчы гимназиясенең 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрестә Ватанга хезмәт итү  – аның чикләрен корал тотып саклау, җәмгыять, гаилә һәм илебезнең киләчәге хакына намуслы, фидакарь хезмәт итү дигән фикер кызыл сызык булып үтте. Укучылар белән «тыл геройлары кемнәр алар һәм Ватанны саклауда аларның роле нинди?»,  «Хезмәт белән сугыш батырлыгын нәрсә берләштерә?», «Кешеләр үзләренең хәрби хезмәтләре белән нинди батырлыклар эшлиләр?», «Бөек Ватан сугышында Җиңү фронтта һәм цехларда, госпитальләрдә, лабораторияләрдә, мәктәп парталары артында ничек барган?» дигән темаларга әңгәмә үткәрелде. «Яхшы, патриотик дискуссия килеп чыкты. Парламент дәресеннән соң, Дәүләт Советы депутаты һәм Россия гражданины буларак, минем үсеп килүче буынга ышаныч тагын да ныгыды», – дип билгеләп үтте Илдар Шамилов.

25 февральдә Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә парламент дәресе үткәрде. Депутат 7 сыйныф укучыларына Татарстан хезмәтчәннәренең данлы хезмәт батырлыгы традицияләре һәм төрле тарихи чорларда Ватанны саклаган якташларыбызның сугышчан батырлыгы турында сөйләде, шулай ук сугыш елларында тылда хезмәт итүчеләрне дә билгеләп үтте, бу бигрәк тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кагыла. Укучылар интеллектуаль уенда актив катнаштылар, һәр төркем батырлык темасына плакатлар ясаган иде, алар үз эшләрен яклады. Ахырда «Строители мира» кинодәресен карадылар.

24 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч муниципаль районының Федоровка мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. Дәрес барышында депутат өлкән сыйныф укучыларына республика парламенты эшчәнлеге, татарстанлылар яши торган законнарның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.  

24 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева КФУның Идарә, икътисад, финанслар институты көллиятендә парламент дәресендә катнашты. Дәрес барышында депутат һәм студентлар яшьләр арасында хезмәткә хөрмәт, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм яшьләрнең волонтерлык проектларында, иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашу темалары буенча фикер алыштылар.      

24 февраль көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев катнашында парламент дәресе үтте. Укучылар белән әңгәмә вакытында Камил Ногаев үзләренең иҗади хезмәтләре өчен югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән якташларыбызның күренекле хезмәт батырлыклары мисалларын китерде.

Укучылар закон чыгару органнарының структурасына һәм функцияләренә, шулай ук закон актларын кабул итү механизмнарына кагылышлы сораулар биргәндә югары дәрәҗәдә кызыксыну күрсәттеләр. Аерым алганда, аларны федераль һәм төбәк законнары арасындагы аермалар, шулай ук депутатлар сайлауга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә бәйле процедуралар кызыксындырды.

24 февраль көнне Чирмешән лицеенда парламент дәресе узды, аның мактаулы кунагы Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов иде. «Яшь буында тарихка һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләү мөһим, бигрәк тә Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында», - дип билгеләп үтте депутат. 

21 февральдә Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов Бөгелмә шәһәренең 3 нче гомуми белем бирү мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресендә катнашты. Дәрестә сүз хәрби һәм хезмәт батырлыгының роле турында барды, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән махсус хәрби операция арасында параллельләр китерелде. Укучылар 1940 нчы еллардагы тыл хезмәтчәннәре белән  2020 нче еллардагы белгечләр арасында буыннар дәвамчанлыгын ничек саклап калу турында үз фикерләрен әйттеләр. Әңгәмә азагында өлкән сыйныф укучылары сайлаган һөнәрләре  киләчәктә хезмәт батырлыгына нинди өлеш кертә ала дигән сорауга җавап бирделәр.

20 февраль көнне Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин 123 нче физика-математика лицеенда парламент дәресенең мактаулы кунагы булды.  Парламент дәресе кысаларында сүз илебезнең көче – милләтара дуслыкта, бердәмлектә һәм бер-беребезгә хөрмәт итүдә икәнлеге турында барды. Шулай ук Ватан тарихының героик битләрен, илебез елъязмасына мәңгелеккә язылган хезмәт һәм сугыш батырлыкларын искә төшерделәр. «Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт!, – диде Ренат Вәлиуллин. – Без педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән бик җылы һәм ачык әңгәмә алып бардык».

20 февраль көнне Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов 15 нче татар гимназиясендә 10-11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресендә булды. Дәрес барышында Эдвард Габдуллаҗанов укучылар белән татарстанлыларның Ватанны саклауга керткән өлеше, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, республика һәм ил үсешендә намуслы хезмәтнең әһәмияте турында сөйләште. Ул хакимият органнары һәм депутат эше, законнарның ничек кабул ителүе, бюджет формалаштыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында  сөйләде.  «Балаларның кызыксынучан булуы аеруча сөендерде, игътибар белән тыңлыйлар, темага битараф түгеллеге күзләреннән үк күренә.  Бүген аларның төп эше – ныклы белем алу, активлык һәм җаваплылык. Татарстан һәм Россиянең киләчәген нәкъ менә алар төзергә тиеш»,  – дип басым ясады  Эдвард Габдуллаҗанов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International