Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Хезмәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзалары белән очрашты

2026 елның 27 феврале, җомга, 15:18

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль ­– хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, әлеге профильле комитет рәисенең беренче урынбасары Елена Цунаева, комитет рәисе урынбасары Марина Оргеева, комитет әгъзасы Виктория Родина, Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Олег Леонов, Россия Закон чыгаручылар советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Иваново өлкә Думасы Рәисе Марина Дмитриева, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты.         

Парламентарийлар Казанда эш сәфәрендә, аның төп максаты – сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештыру, шулай ук Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү.  Көннең беренче яртысында депутатлар Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасында, КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә булдылар, анда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының социаль координаторлары белән очраштылар. «Бүген очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесен без эшкә алдык инде», - дип белдерде очрашуда Ярослав Нилов. 

Бүген Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышы узачак, анда парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре хәрби хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Очрашуда СВО ветераннарына дәүләт ярдәме мәсьәләләре аерым кузгатылды. Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, сәнәгать предприятиеләре, бизнес-бергәлекләр, волонтерлар хәрәкәте һәм җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлекнең төгәл схемасы төзелгән. Чаралар һәм ташламалар исемлеге даими рәвештә тулыландырыла һәм киңәйтелә. Махсус операция башланганнан бирле сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике дистәдән артык закон һәм башка норматив хокукый актлар кабул ителде.

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы, ул «Геройлар вакыты» федераль программасына охшаш һәм югары квалификацияле җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелгән, яхшы мисал булып тора. Узган ел программада катнашуга 1,6 меңнән артык гариза бирелгән. Сайлап алу процедуралары йомгаклары буенча 46 СВО ветераны белем ала.

Ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сәламәтлек торышын, эш тәҗрибәсен, булган белгечлеген һәм тормыш хәлен исәпкә алып, СВОның һәр катнашучысы белән эшкә урнашу һәм укыту мәсьәләләре буенча адреслы эш оештырылды. Хәзерге вакытта әйләнеп кайткан сугышчыларның 77% ы эшкә урнаштырылган, күпчелеге элеккеге эш урыннарына кайткан.

Татарстанлылар гадәттәгечә хәрби бүлекчәләргә, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә, аерым алганда, Татарстанга шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм формалаштыруда актив катнашалар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Татарстаннан гомумән алганда 5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International