Дәүләт Думасы делегатлары Казанның социаль учреждениеләрендә булды

2026 елның 27 феврале, җомга, 15:42

Бүген РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге комитет әгъзалары, берничә профильле федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Россия Закон чыгаручылар советының Социаль сәясәт мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Иваново өлкә Думасы Рәисе Марина Дмитриева Казанда эш сәфәрендә, аның төп максаты – «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль ­– хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашу. Көннең беренче яртысында Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов озатуында утырышта катнашучылар Казанның социаль учреждениеләрендә булдылар.

Аерым алганда, парламентарийлар Казан шәһәре буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы буенча узган ел капиталь ремонтланган Татарстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар. 2025 елда республика Россиянең башка 16 төбәге белән беррәттән «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасында катнашты. Хәзерге вакытта Казанда 1,5 меңгә якын эшсез теркәлгән.

Ярослав Нилов мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән республика халкын яңадан укытуның барышы белән кызыксынды. «Яңадан укыту эш бирүчеләрнең конкрет заявкалары буенча үткәрелә, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова. – Без предприятиеләр белән эшлибез. Вертолетлар заводы яхшы уку үзәге ачты. Алар берничә федераль оператордан квалификацион сайлап алу узды. Һәм алар ялларга ниятләгән яки безнең исәптә булган кандидатларны «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңадан укытачакбыз, һәм алар инде йә вертолет, йә авиация заводына баралар».

 «Компанияләр өчен бу иң уңайлы вариант, – дип ассызыклады Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий. – Мәшгульлек үзәге эш эзләүчене сайлый, алар портал аша языла һәм укуга керешә. Без моңа предприятиеләрне бу процесска җәлеп итүгә ирештек. Әлбәттә, яңадан укыган кеше конкурентлыкка сәләтлерәк. Безгә яңадан укытуны алга таба эшкә урнаштыру белән бәйләү мөһим иде».

Бүген түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы үзәгендә булдылар. Оешма республика белән бәйле сугыш һәм репрессия корбаннары, сугыш елларында хәбәрсез югалган яки билгесез шартларда җәзалап үтерелгән барлык корбаннар турында  мәгълүмати компьютер базасын төзи. Ул шулай ук сугыш вакытында һәлак булган солдат сөякләрен күмү өчен эзләү экспедицияләре оештыра һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Оешма җитәкчесе Александр Коноплев сөйләвенчә, 30 елдан артык эшләү дәверендә берләшмә Россиянең 15 төбәгендә 500дән артык экспедиция уздырган, 1,5 мең солдатның исеме ачыкланган. Кунаклар уку корпусларын карадылар, эзләү системасы мәктәбе катнашучылары белән аралаштылар, ДНК-лабораториясендә һәм музейда булдылар.

«Сөякләрне дөрес идентификацияләү өчен археологияне, анатомияне белергә кирәк, – дип сөйләде Александр Коноплев. – Моның өчен без дөрес фотофиксация ясый, документларны тутыра белергә тиеш – бу профессиональ эшнең тулы бер комплексы. Без илдә беренчеләрдән булып хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар базасын эшли башладык, «Хәтер китабы»н  без Россиядә беренчеләрдән булып чыгардык. Без беренче булып медальоннарны сканерларда укый башладык. Безнең белгечләр медальоннарны Эчке эшләр министрлыгының Эксперт үзәкләренә караганда яхшырак таный».

Моннан тыш, түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә булдылар, хәзерге вакытта анда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторлары квалификация күтәрү курслары уза.

Татарстанда СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче 100 социаль координатор эшли, дип сөйләде фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина. «Айга бер тапкыр без КФУда уку семинарларына җыелабыз, бөтен республикадан социаль координаторлар килә», – дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт фондының социаль координаторы – махсус хәрби операция ветераны, аның гаиләсе әгъзалары, шулай ук СВО һәлак булган сугышчысының гаиләсе белән элемтәдә торучы төп хезмәткәр. Белгечләр аларга нинди дә булса ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен үзләре шалтыраталар, кирәк булганда өйләренә бара алалар.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, социаль координаторлар мөһим дәүләт миссиясен үтиләр. «Без ил Президенты тарафыннан Федераль Собраниега куелган бурычлар кысаларында уртак эш эшлибез, – дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты. – Барысы да бергәләп тормышка ашырыла. Безнең өчен кире элемтә алу бик мөһим, мондый очрашулар нәтиҗәсендә без законнарны кайда эшләп бетерергә кирәклеген ишетәбез, күрәбез һәм аңлыйбыз. Сез урыннарда эшлисез, сез кешеләр белән эшлисез, сез аларны нинди сораулар борчыганын беләсез».

Ярослав Нилов әйтүенчә, мондый очрашулар «үз җимешләрен бирә". Ике ел элек, комитет әгъзалары Кемерово өлкәсенә булган сәфәрдән соң, хөкүмәт хәрби хезмәткәрләр өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыргаан. Ялдагы СВО ветераннары үзләренә уңайлы булган дәүләт хастаханәсендә яки поликлиникасында медицина ярдәме ала башлаган. Моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр, ММИ полислары булмау сәбәпле, медицина ярдәме сорап ведомство госпитальләренә генә мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Алар исә илнең барлык төбәкләрендә дә юк.

 «Моңа охшаш мисаллар шактый күп, һәм бу мисаллар бүгенге кебек очрашулар нәтиҗәсендә туа. 2024 елда безгә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының аерым категорияләренә реабилитацияләүнең техник чаралары сыйфатында, эчке резерв фондлары хисабына, транспорт чаралары бүлеп бирү өчен законнарга төзәтмәләр кертү бурычы куелды. Һәм бүген бу гамәлдә, шул исәптән Татарстан Республикасында да гамәлгә ашырыла», – дип белдерде Ярослав Нилов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International