Марат Әхмәтов: «Чүпрәле районы «күпмилләтле халыкның хезмәт сөючәнлеге» генетик кодына таянып актив үсә»

2026 елның 27 феврале, җомга, 18:00

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

Хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Рәсми өлеш башланганчы Марат Әхмәтов район казанышлары күргәзмәсе белән танышты. Үз продукциясен җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләр, муниципаль учреждениеләр, туган якны өйрәнү музее, шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлегенең җирле бүлеге тәкъдим итте. Аерым экспозиция районның махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга күрсәткән ярдәменә багышланган иде,  волонтерлар маскировка челтәрләрен, окоп шәмнәрен һәм башка эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Район башлыгы Марат Гафаров 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Тулай территориаль продукт (ТТП) ел йомгаклары буенча 11,8 млрд сумга җиткән, 2024 ел дәрәҗәсенә карата 10% үсеш күрсәткән. Үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме 12% ка арткан һәм 4,8 млрд сум тәшкил иткән. Район икътисадына 2,1 млрд сум инвестиция җәлеп итүгә ирешелгән.

Нигездә аграр район буларак (икътисад структурасында 57%), Чүпрәле районы агросәнәгать комплексындагы эш йомгаклары буенча республикада 11 нче урынга күтәрелде. Елның төп казанышы — ашлыкның рекордлы тулаем җыемы –149 мең тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 37% ка күбрәк. Уңдырышлылык гектардан 44 центнер тәшкил иткән, бу районга Татарстанда 6 нчы урынны алырга мөмкинлек биргән.

Уңдырышлылык буенча «Чынлы» (62,3 ц/га) һәм «Чүпрәле Таң-Агро» (68,6 ц/га) хуҗалыклары алдынгылар рәтендә. Шикәр чөгендереннән дә яхшы уңыш җыелган – 66,7 мең тонна. Майлы культуралар (рапс, соя, көнбагыш) юнәлеше актив үсеш ала, алар чәчүлек җирләренең 31%ын алып тора.

Терлекчелектә дә уңай динамика күзәтелә. Сөт җитештерү 5% ка артып, 25,1 мең тоннага җиткән. Бер сыердан 9073 кг сөт савылган – бу республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак.

Утырышка йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район эшенә югары бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районы хезмәт сөючәнлекнең махсус «генетик код»ына таянып, үз хезмәте белән яши. Районда 20 Советлар Союзы һәм Социаль хезмәт герое туган, аларның батырлыкларын махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.

«Уңай күрсәткечләр күп, район инвестицияләр буенча аерылып торды. Авыл хуҗалыгында перспектива бар: 150 мең тонна ашлык – бу рекордлы күрсәткеч. Район майлы культураларга игътибар биреп, тагын да амбициозрак бурычлар куярга тиеш», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Төп бурыч итеп ул халыкны саклауны атады, һәр гаилә игътибар үзәгендә булырга тиеш. «Чүпрәле районы хезмәт рухы белән яши. Татарстанның уртак уңышларына керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә», – дип йомгаклады сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Утырыш район активына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International