Парламент дәресе: патриотизм һәм гражданлык дәресе

2026 елның 2 марты, дүшәмбе, 15:51

16 февральдән 28 февральгә кадәр барлык мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре узды. Быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды. 

26 февральдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районының 3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. Депутат тарихи мирасны һәм патриотик традицияләрне саклау кыйммәтләре турында сөйләде. «Без яшьләрнең ата-бабаларының батырлыклары белән горурлануын һәм Ватан файдасына яңа казанышларга омтылуын телибез. Бу парламент дәресе укучылар өчен илһам чыганагы һәм патриотизмны үстерүгә этәргеч булсын», – диде Камил Гыйльманов.

26 февральдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Әгерҗенең 4 нче мәктәбендә парламент дәресендә катнашты.  Ватанга хезмәт итү – хәрби бурычыңны үтәү генә түгел, хезмәт батырлыкларың белән дә үз өлешеңне кертү, дип ассызыклаган дәрес эшлекле атмосферада, укучылар һәм кунакларның уртак конструктив диалогында узды.

26 февральдә Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин Казанның 130 нчы мәктәбенең 8 «В» Сибур нефтехим-сыйныфы укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Депутат белән укучылар икътисадта сәнәгатьнең роле, юллар, мәктәпләр төзелешенә, төзекләндерүгә һәм социаль проектларга юнәлдерелә торган предприятиеләрнең салымнары турында фикер алыштылар. Айрат Сафин Серов бульварын мисал итеп китерде, анда «Казаноргсинтез» ярдәмендә күлне экореабилитацияләгәннәр һәм агарту чаралары уза торган Сибур экопавильонын ачканнар.  

26 февральдә Казанның  99 нчы  мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен парламент дәресе үткәрелде, анда Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов катнашты.  Дәрестә күпмилләтле халкыбызның хезмәт батырлыкларына, укучыларның һөнәри юнәлеш алуына, киләчәктә һөнәр сайлауга аерым басым ясалды.

Дәреснең иң актив укучысына депутат китап бүләк итте. «Мин геройларны өйдә көтүчеләр өчен парламент дәресе үткәрдем, бу – әти-әниләре изге урында булган балалар. Бу катлаулы чорда аларга ярдәм итү һәм аларны кайгыртуны  күрсәтү өчен без аларны махсус бергә җыйдык», – дип басым ясады Артур Габделҗанов.

26 февральдә Яр Чаллы шәһәренең 53 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев катнашында үтте. Депутат укучыларга ил үсешенә керткән өлеш һәр кешенең көндәлек хезмәтеннән — һөнәрендә, иҗтимагый тормышта, Ватанга хезмәт итүдән гыйбарәт булуы турында сөйләде. Шулай ук дәрес вакытында хезмәт фидакарьлеге һәм батырлыкка мисаллар китерделәр, тарихка һәм аны  «язган»  кешеләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мисалында аерым тикшерделәр,

17 февральдә Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов Казанның 51 нче мәктәбенең Тарихи клубында узган парламент дәресендә кунакта булды. Дәрес вакытында депутат Бөек Ватан сугышы белән махсус хәрби операция арасында параллель үткәрде, Татарстанның фронтка ярдәм итүче алдынгы төбәк булуын ассызыклады. Ул вакытта да, хәзер дә күп санлы предприятиеләр Бөек Җиңүне якынайту өчен эшли, ә халык сугышчыларга ярдәм итә.  «Яшьләрнең мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә торган тарихка гына түгел, бүгенге вакыйгаларны да күзәтеп торуы шатландыра», – дип ассызыклады депутат.

Хәзерге вакытта парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләренә һәм педагогларның методик эшләнмәләренә республика конкурсы үткәрелә. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Педагогларны һәм укучыларны конкурс чараларында актив катнашырга чакырабыз. Конкурсларга йомгак быел апрель аенда ясалачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International