Дәүләт Советы депутатлары Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырды

2026 елның 4 марты, чәршәмбе, 16:00

Дәүләт Советы депутатлары Америка-Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә Иран Ислам Республикасының Бөек лидеры аятолла Али Хаменеи һәм аның гаилә әгъзаларының фаҗигале үлеме уңаеннан иран халкының кайгысын уртаклаштылар. Бүген Иранның Казандагы Генераль консуллыгында парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар, шулай ук чәчәк салу тантанасында катнаштылар.

«АКШ һәм Израильнең гомумкешелек кыйммәтләрен таптап үткән,   Иранның рәсми затларының, балаларның үлеменә китергән, Ислам Республикасының йөзләгән тыныч халкына акылга сыймаслык газаплар китергән агрессиясе безнең йөрәкләрдә тирән хәсрәт булып чагыла. Без, бөтен Россия Федерациясе белән бергә, хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктату һәм халыкара хокук нигезендә булган каршылыкларны җайга салу максатыннан сәяси-дипломатик процесска кайту яклы. Рахбар Хаменеиның туганнарына һәм якыннарына, Иран Ислам Республикасы халкына чын күңелдән теләктәшлек сүзләрен җиткерәбез. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», – дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча текстка Парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйльманов, Мәгъсүм Сәлахов һәм Ренат Вәлиуллин үз имзаларын куйдылар.

Татарстан парламентарийлары чын күңелдән туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгыларын уртаклаштылар, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын теләделәр.

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани татарстанлыларга искә алу тантанасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең бу истәлекле җыелышта булуыгыз хәзерге дөньяның күренекле лидерларының берсен югалтуга бәйле рәвештә Иран халкына теләктәшлек билгесе булып тора, – диде ул. – Бөек лидер дистә еллар хезмәт итү дәвамында иман, ныклык һәм җәберләүгә каршы тору  символы булды. Нык ихтыярлы, кешелеклелек һәм Ислам идеалларына тирән бирелгән шәхес буларак, ул беркайчан да басым, янаулар һәм дошманлык алдында баш имәде һәм һәрвакыт иран халкының бәйсезлеге һәм абруе принципларын яклады. Бүген Иран Ислам Республикасы халкы һәм Кораллы Көчләре кыюлык һәм тәвәккәллек белән Кушма Штатлар һәм Израильнең ачык хәрби агрессиясенә каршы тора һәм бөтен дөнья буйлап иреккә омтылучыларны илһамландыра торган каршылык һәм тотрыклылык күрсәтә. Шуның белән Иран халкы хаклык һәм гаделлек сагында торган халыкларның беркайчан да җиңелмәячәген исбатлады».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Иран халкына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. «Без сезнең белән бик якын дуслар, бергә эшлибез. Һәм хәзер без Иран белән бергә сезнең илдә булган хәлләр өчен кайгырабыз. Татарстан сезнең илдә тизрәк тынычлык урнаштыру өчен ярдәм итәргә әзер», – диде ул.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин республикадагы барлык мөселманнар исеменнән кайгы уртаклашты. «Хөрмәтле Али Хаменеи Рамазан аенда вафат булды, герой булып китте. Миңа аның белән берничә тапкыр очрашу бәхете тиде. Без уртак тел таптык, аралаша алдык. Ул төрки телләрдә яхшы сөйләшә иде, – дип сөйләде Камил Сәмигуллин – Сезнең халкыгыз балаларны һәм тыныч халыкны үтерүче явызларның чын йөзен күрсәтте. Без Аллаһы Тәгаләдән тынычлык урнаштыруын сорыйбыз».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International