Депутатлар округларда

2026 елның 6 марты, җомга, 07:05

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты. 

5 мартта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды, анда ул 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Депутат районда яшәүче хатын-кыз активистларны котлады.

Шул ук көнне Азат Хамаев Халыклар дуслыгы йортында булды, район ветераннар җәмгыяте, сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашты, волонтерлар эшчәнлеге белән танышты.

4 мартта Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге «Бердәмлек» волонтерлар штабында булды, анда хатын-кыз волонтерларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Штаб "Мостоотряд-33" предприятиесе базасында эшли һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә торган гуманитар колонналар формалаштыруда катнашучы бистә кешеләрен берләштерә. «Беренче карашка, нәфис, ә эчтән гаять көчле, йөрәкләре янып торган, бу хатын-кызлар зур эш башкаралар, – диде Ренат Мистахов. – Алар маскировка челтәрләре үрәләр, төрле әйберләр тегәләр, коры азык-төлек әзерлиләр».

4 мартта Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыяатдинов төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка ишемия инсульты кичергән баланы дәвалауны оештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Малай тирәнтен тикшерүгә һәм тернәкләндерүгә мохтаҗ. Малай Республика балалар клиник хастаханәсе кураторлыгына алынды. Айрат Зыяатдинов ярдәме белән Лениногорск районыннан бер гаилә ярдәм алды. Бала эпилепсиядән интегә, һәм туганнары алдында катлаулы дилемма килеп баскан: невролог төп авыру буенча инвалидлык рәсмиләштерүне таләп итә, ә психиатр – психик авыру буенча. Кабул итү нәтиҗәсендә баланы тулысынча  тикшерү һәм дәвалау өчен Республика балалар клиник хастаханәсенә салу турында карар кабул ителде, бу алга таба ярдәм стратегиясен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

4 мартта җәмәгатьчелек ярдәме штабында «2026 елда инвалидлыкны билгеләүнең яңа тәртибе: Медик-социаль экспертиза, Россиянең социаль фонды һәм гражданнарның үзара хезмәттәшлеге»  темасына вебинар узды. Вебинарны Дәүләт Советы депутаты, 12 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов «ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы»ның  ФКУ медик-социаль экспертиза буенча баш эксперты Ригель Низамов, РФ Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров һәм Татарстан Республикасының «Шикәр диабеты булган кешеләр берләшмәсе» һәм Диабетка каршы көрәш хәйрия фонды директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Николаев белән белән бергә үткәрде.

3 мартта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гражданнарны кабул итте. Депутатка туган телләрне саклау буенча тәкъдимнәр белән Әлмәт кешесе мөрәҗәгать итте. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев яшь талантларга ярдәм итү өчен яңа әдәби конкурс оештыру ининциативасы белән килгән иде.

3 мартта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать иткән яшьләрнең берсе депутат ярдәмчесе булырга теләк белдерде һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклады. Юрий Камалтынов парламентның, депутатларның закон чыгару эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде, депутат ярдәмчеләренең вазыйфаларын аңлатты.

3 мартта Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районының Нурлат урта мәктәбендә булды, анда парламент дәресендә катнашты. Шулай ук депутат СВО зонасына гуманитар ярдәм формалаштырырга ярдәм итүче «Өмет» волонтерлык штабының хатын-кыз активистларына «Дельфин» шифаханәсенә юлламалар тапшырды. Ренат Мистахов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. 

28 февральдә Дәүләт Советы депутаты, «Профит» ҖЧҖ компаниясе төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов Яр Чаллы шәһәренең төзүчеләре арасында чаңгы ярышлары һәм сигез мәктәп укучылары өчен «Аҗаган-2026» хәрби-спорт уены оештырды. Чара Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Мартка багышланган иде.   Марсель Мингалимов барысын да бәйрәмнәр белән котлады, гадел уен һәм югары нәтиҗәләр теләде. Чарага СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары да чакырылган иде. Марсель Мингалимов шулай ук махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International