Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2026 елның 11 марты, чәршәмбе, 14:54

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлек йомгаклары турындагы еллык доклады тәкъдим ителде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

2025 елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 1683 мөрәҗәгать кергән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 10% ка кимрәк. Мөрәҗәгатьләр гаилә, мәгариф һәм балаларны социаль яклау мәсьәләләренә кагыла. Мәгълүмати куркынычсызлык белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны 21% ка арткан. «Узган ел без халык белән аралашуны күчмә кабул итүләр, Адвокатлар палатасы катнашында ай саен үткәрелә торган консультацияләр аша киңәйттек. Бу катлаулы мәсьәләләрне профильле белгечләрне җәлеп итеп нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Светлана Захарова. – Гражданнарның шикаятьләрен карау нәтиҗәләре буенча 334 мөрәҗәгать контрольгә алынды, 228 мәсьәлә уңай хәл ителде, калган очракларда баланың хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуда ярдәм күрсәтелде».

Светлана Захарова балалар хокукларын яклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, алар аерым игътибар таләп итә. Мондый сораулар арасында ул гаиләнең имин булмавын билгеләде, аның нәтиҗәсе социаль ятимлек булырга мөмкин. «Ата-аналарның берсеннән, якын туганнарыннан килгән ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү һәм чикләү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр беренче урынга чыкты, – дип сөйләде Светлана Захарова. – Ведомствоара ярдәм таләп ителә торган гаиләләрнең артуына профилактика хезмәтләренең активрак эшләве дә ярдәм итте, алар сигнал карталарын үткән ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк җибәрделәр. Беренче тапкыр иң күп санда сигнал карталары сәламәтлек саклау системасыннан килде, ә гадәттәгечә хокук саклау органнарыннан түгел. Без гражданнардан һәм 112 телефоны аша имин булмаган гаиләләр турында мәгълүмат килгәндә хәлне ведомствоара багланышларда тикшерәбез. Эш нәтиҗәсе балалы 64 гаиләне иртәрәк ачыклау һәм учетка кую булды».

Шул ук вакытта, Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, ата-ана хокуклары чикләнгән кешеләр арасында үз хокукларын кире кайтарган ата-аналар саны арту күзәтелә. «Вәзгыятьне үзгәртү өчен гражданнарга аларның ата-ана хокукларын торгызуда ярдәм күрсәтүнең муниципаль юл карталары өйрәнелде. Документларны анализлау аларны эшләп бетерү кирәклеген күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә район башлыклары адресына тәкъдимнәр эшләнде һәм җибәрелде, – дип билгеләде Светлана Захарова. – Быел без эшләрне юридик яктан алып баруга, шул исәптән ата-ана хокукларын торгызуга игътибарны юнәлтәчәкбез. Бу категориядә еш кына кыенлыклар килеп чыга. Шуңа күрә типик хаталарны һәм бушлыкларны ачыклау өчен инде каралган дәгъваларга анализ ясарбыз, бигрәк тә дәгъваларны каралмыйча яки канәгатьләндермичә кире какканда. Безнең максат – опека органнары өчен тәкъдимнәр әзерләү. Бу дәгъва гаризалары һәм бәяләмәләренең сыйфатын күтәрәчәк, ата-аналарга балалары белән кушылуга реаль шанс бирәчәк һәм проблемаларны судка кадәр хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Урыннарда күтәрелә торган катлаулы мәсьәләләр арасында Светлана Захарова балигъ булмаганнарга гаиләдә белем алуга кагылышлы мәсьәләләрне атады. Мәгариф учреждениеләрендәге низаглар, элеккечә үк, алдынгы позицияне алып тора – узган елга карата сан 13% ка кимесә дә  – 32%. «Гаиләдә белем алучы балалар саны артканнан-арта бара. 2025 елда ул тагын 12,5% ка арткан. Балаларның бер өлеше арадаш аттестация узмый, чөнки ата-аналар аны мәҗбүри түгел дип саный, ә бу белем бирү сыйфатын контрольдә тоту системасын боза, – дип белдерде ул.  – ФГОС таләпләренә җавап бирми торган сыйфатсыз белем бирү очраклары ачыкланган лицензиясез онлайн-мәктәпләр эшчәнлеге дә борчу тудыра. Без әлеге формага каршы түгел, әмма баланың сыйфатлы белем алуга хокукы бозылу гына түгел, гаиләдәге иминсезлекне яшерү фактлары да ачыклана торган очраклар да бар. Арадаш аттестацияне мәҗбүри узу турындагы мәсьәләне кую зарурлыгы туды. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе катнашындагы ведомствоара түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршында тиешле закон проектын эшләү өчен эшче төркем төзелде һәм ул инде эшкә кереште».

Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов Светлана Захаровага ведомствоара, шулай ук депутатлар корпусы һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. «Без Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне балаларыбыз өчен ашыгыч ярдәм буларак кабул итәбез, – дип билгеләде Алексей Созинов. – Бу ниндидер катлаулы тормыш ситуацияләренә, бала хокукларын, мәнфәгатьләрен бозуга җавап бирә торган орган, ахыр чиктә, балалар үсеше өчен барлык шартлар тудырылуын күзәтә».

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, үз чиратында, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ябык типтагы учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлеге ничек баруы белән кызыксынды. «Без барып йөри торган тикшерү изоляторы бар. Анда эләккән балалар   дулкынланалар һәм үзләрен алга таба нәрсә көтүе белән кызыксыналар. Без аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Моннан тыш, бездә ябык типтагы мәктәп бар, без анда шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән булдык.  Аның нәтиҗәләре буенча укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшендә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде», – дип сөйләде Светлана Захарова.

Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлек йомгаклары турындагы еллык доклад Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International