«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар кабул итү башланды

2026 елның 11 марты, чәршәмбе, 14:57

Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларны күрсәтү өчен алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Документларны беренче булып Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов һәм Казан дары заводы слесаре Айнур Салаватов тапшырды.

 «Бу минем өчен аңлы адым, чөнки яшьләр – халыкның бик актив өлеше, безнең төрле мәсьәләләр буенча фикеребез бар, һәм без аны якларга телибез», – дип белдерде Руслан Шиһабетдинов.

Ул шулай ук үзенең сайлау алды агитациясен «Бердәм Россия»нең Халык программасына таянып оештырырга ниятләвен билгеләп үтте. «Хәзер без яңа Халык программасын формалаштыру өстендә актив эшлибез, студентлар, яшьләр, өлкәннәр белән очрашабыз. Беренче чиратта, әлбәттә, халык программасының тагын да масштаблырак форматта тормышка ашырылуын, кешеләрдән килгән инициативаларның анда чагылуын теләр идем», – диде Руслан Шиһабетдинов.

Исегезгә төшерәбез, 4 мартта Казанда «Бердәм Россия» төбәк оештыру комитетының беренче утырышы узды, ул Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларны алга таба күрсәтү өчен алдан тавыш бирүне оештыру белән шөгыльләнә. «Мондый процедура бездә инде 15 елдан артык үткәрелә. «Бердәм Россия» – мондый ысулдан файдаланучы бердәнбер партия», – дип сөйләде «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, документларны партиянең оештыру комитетында да, электрон рәвештә – сайтта да тапшырырга мөмкин булуын ачыклап. Пассив сайлау хокукына ия булган 21 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданы алдан тавыш бирү кандидаты була ала.

Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар оештыру комитетында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Горький урамы, 9, өченче кат, утырышлар залы эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 10:00 дән 12:00 гә кадәр, якшәмбе һәм бәйрәм көннәре – ял көннәре.

Кандидатларны күрсәтү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлаучыларны теркәү гадәттәгечә «Дәүләт хезмәтләре» Порталы аша узачак – ул 20 апрельдә башлана һәм 29 майда тәмамлана. Электрон тавыш бирү 25 майдан 31 майга кадәр барачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International