Хокукый актларның сыйфатына реаль йогынты коралы: комитет утырышында ТР Конституция советының 2025 елгы эшенә йомгак ясалды

2026 елның 11 марты, чәршәмбе, 16:52

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Конституция советының 2025 елдагы эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Комитетның күчмә утырышы узган Конституция советы мәйданчыгында парламентарийлар шулай ук җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын да карадылар. 

Конституция советының 2025 елдагы эшчәнлеге һәм аның вәкаләтләре турында ТР Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев сөйләде. Ул искәрткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы 2025 елның 27 ноябрендә «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 84-ТРЗ номерлы Закон кабул иткән, аның ярдәмендә Совет үз инициативасы буенча норматив хокукый актларга мониторинг ясау хокукына ия булган. «Элегрәк без кергән мөрәҗәгатьләр белән чикләнгән идек. Әгәр гражданин гариза формасында ялгышса яки сорау формаль рәвештә безнең компетенциягә кермәсә, законда потенциаль проблеманы күрсәк тә без мөрәҗәгатьне кире кайтарырга мәҗбүр булдык, – дип сөйләде Илгиз Гыйләҗев. – Мониторинг механизмы безгә төбәк һәм муниципаль законнарның  Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мөстәкыйль рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирде. Без законнарның үзләрен генә түгел, хокук куллану практикасын, суд карарларын, ММЧ материалларын, социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен һәм эксперт нәтиҗәләрен өйрәнергә планлаштырабыз. Әгәр җитешсезлек яки каршылык ачыкланса, Совет хокук бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр белән доклад әзерләячәк һәм бу докладны норматив хокукый актларны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен җаваплы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына җибәрәчәк».

Илгиз Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, Конституция советның ике елдан артык эшләү дәверендә бәяләмәләр кабул итү практикасы шуны күрсәткән: Конституция советы үзенең бәяләмәләрендә еш кына теге яки бу норматив хокукый актның яки аның нигезләмәсенең конституциячеллеге яки Конституциягә каршы килүе турындагы нәтиҗәләрдән тыш, хокукый җайга салуны яки хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирә. «Һәм иң мөһиме – Конституция советы бәяләмәләренә җавап бирүнең мәҗбүри механизмы кертелде. Совет каравына әйләнгән норматив хокукый актны кабул иткән хакимият органнары һәм вазыйфаи затлар өч ай эчендә бәяләмәне карарга һәм нәтиҗәләр турында Татарстан Республикасы Рәисенә һәм Конституция советына хәбәр итәргә тиеш, – дип басым ясады Илгиз Гыйләҗев. – Шундый ук таләп законнарны һәм хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр алган органнар өчен дә билгеләнә. Җаваплылык циклы шулай тәмамлана. Бу рекомендация генә түгел, бу норматив хокукый актлар сыйфатына реаль йогынты инструменты».

Татарстан Республикасы Конституция советының 2025 елдагы эшчәнлеге турындагы Доклад Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

Бүген парламентарийлар комитет утырышында муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов билгеләп үткәнчә, республика Юстиция министрлыгы Татарстан муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару буенча вәкаләтле орган итеп билгеләнгән. «Республикада регистр алып бару тәртибен җайга салуның барлык кирәкле хокукый һәм оештыру чаралары кабул ителде, – дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов. – Регистрның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы Россия Юстиция министрлыгының «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» порталы аша тәэмин ителә».

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2025 елда министрлык тарафыннан 29 меңнән артык муниципаль акт кертелгән. Агымдагы елның 1 мартына системада Татарстан җирле үзидарә органнарының 354 мең акты бар. «Идел буе федераль округы буенча Татарстан регистрны тулыландыру буенча беренче урында тора, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. – Татарстанның регистрны алып бару эшендә мәгълүмати технологияләрне куллану тәҗрибәсе игътибарга лаек, аларны актив кертү 2021 елдан башланды».

Комитет утырышында шулай ук җирле үзидарә турында республика законына муниципаль торак контролен бетерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. 2026 елның 1 сентябрендә муниципаль торак контроле юкка чыгарыла торган федераль закон нигезләмәләре үз көченә керә. Җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре региональ дәрәҗәгә тапшырыла. Әлеге закон проектында күрсәтелгән өлкәдәге шәһәр округларының һәм шәһәр җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен төшереп калдыру күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International