Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 11 марты, чәршәмбе, 17:09

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук республика Экология кодексының аерым маддәләренә үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшерделәр.

2025 елда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» буенча дәүләт программасын үтәү йомгаклары һәм 2026 елның I ярты еллыгына планнар турында мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җиткерде. Узган елга йомгак ясап, билгеләп үткәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы яхшы нәтиҗәләр күрсәткән: җитештерелгән продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып киткән (узган елга карата +107,3%). Агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме, азык-төлек сәнәгатен дә кертеп, 772 млрд сум тәшкил иткән. Соңгы биш елда аграр секторны һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә инвестицияләр 193 млрд сум тәшкил иткән.

Агымдагы елга бурычларны анализлап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгына ярдәм итү дәүләт программасы кысаларында 16,6 миллиард сумлык субсидияләр каралган, шуның 4,3 миллиарды федераль бюджеттан.

Марсель Мәхсутов сөтне сатып алу бәясен кимү мәсьәләләренә аерым тукталды, быел бәя 9 сумга төшкән һәм, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алмаганда, 36 сум тәшкил итә. Министр урынбасары фикеренчә, бу кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны куркыныч астына куя. Гыйнвар аенда сөт сатуның 10 мең тоннага артуына карамастан, хуҗалыкларның өстәмә керемнәре бәяләр төшү белән кимегән, бу 1,5 миллиард сум югалтуга китергән.

2025 елда кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә федераль финанслашу һәм тугыз республика программасы нигезендә алты юнәлеш буенча 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, ярдәмнең иң нәтиҗәле формасы – мини-фермалар төзү. Республикада терлекләр саны кимүгә карамастан, программада катнашучылар алты ел эчендә мөгезле эре терлекләр санын 5349 башка арттырганнар. 2025 елда дәүләт ярдәме белән 69,9 млн сум күләмендә 80 яңа мини-ферма төзелгән. Быел сыерлар саны тагын 360 башка артыр дип көтелә.

Марсель Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, республика авыл җирендә яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнаша. 2025 елда әлеге программа буенча чараларны финанслау 4,1 млрд сум тәшкил иткән. Быел аның бюджеты 10,6 млрд сумга кадәр артачак.

Алдагы чәчү кампаниясенә чыгымнар турында сөйләгәндә, Марсель Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, чыгымнар якынча 43 миллиард сум тәшкил итәчәк. Кыр эшләрен башлар алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә биш миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме биреләчәк. «Әлегә ел уңышлы бара: көзге культураларның торышы яхшы һәм 98%ы канәгатьләнерлек; көздән алып бүгенге көнгә кадәр 277 миллиметр явым-төшем булды, бу нормадан 130% ка артыграк. Төбәк буенча карның уртача биеклеге 64 сантиметрга җитә, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкырга артыграк», — диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов өстәлгән бәягә салымны арттыруның авыл хуҗалыгы продукциясе бәясенә йогынтысы турында сорады. Министр урынбасары бәяләрнең аз гына артуын раслады.

Депутат Нәҗип Хаҗипов ел дәвамында республиканың 18 районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бер генә яңа фермасы да барлыкка килмәвенә, ә башкаларында дүрттән алып унбергә кадәр ферма төзелүенә гаҗәпләнүен белдерде. «Бу бер дә күңелле хәл түгел, чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыклар яңа эш урыннары булдыралар, авыл тормышына ярдәм итәләр һәм демографик проблемаларны хәл итүгә үз өлешләрен кертәләр»,  – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиленә мөрәҗәгать итеп, Азат Хамаев районнар буенча төзелгән фермаларның санын, елларын һәм күләмен даими мониторингларга тәкъдим итте.

Бүгенге комитет утырышында Татарстан Республикасы Экология кодексының 83 һәм 98 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.  2026 елның 9 гыйнварында РФ Су кодексына үзгәрешләр кертелде, алар рекреация эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән объектлар төзелгән чорда автотранспорт чараларының су саклау зоналары чикләрендә каты өслекле юллардан файдаланмыйча да хәрәкәт итү мөмкинлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.

Моның өчен билгеләнгән объектларны төзү чорына автомобиль транспорты чаралары хәрәкәте өчен су саклау зоналары чикләрендә гомуми файдалану өчен булмаган юллар, шул исәптән урман юллары булдыру рөхсәт ителә, ләкин су саклау зоналарын һәм су объектларын пычратуны, чүпләүне, суларына ләм утыруны һәм суның сыйфатын начарайтуны  булдырмау, шулай ук су биологик ресурсларының, башка хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар (мондый юлларга агач, бетон плитәләр түшәү, таш яисә гравий салу) үткәрү шарты куела. Мондый юллар, кирәге беткәч, юкка чыгарылырга, ә алар урнашкан җирләр – рекультивацияләнергә тиеш.

ТР Экология кодексына федераль кануннардагы үзгәрешләргә туры килә торган шундый ук төзәтмәләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International