Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 мартта була

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 12:22

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 мартта узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 13 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын карарга ниятлиләр.

Алдагы утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент комитетлары тарафыннан беренче укылышта карауга 3 республика законы проекты әзерләнүен билгеләп үтте. Әлеге закон проектлары белән җирле үзидарә турында, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына, шулай ук Татарстан Экология кодексына су саклау зоналарыннан файдалану мәсьәләсен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында шулай ук 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция советы һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматлары, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында мәгълүмат тыңлау планлаштырыла. 

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта комиссияләр системасына республика комиссиясе һәм 52 муниципаль комиссия керә. Зур шәһәрләрдә өстәмә рәвештә шәһәр эчендәге комиссияләр булдырылган – аларның дүртесе Казанда, өчесе Яр Чаллыда. Татарстан Рәисе карары буенча барлык муниципаль берәмлек башлыклары район комиссияләре рәисләре итеп билгеләнгән.

Республика комиссиясе инициативасы белән 2026 елдан муниципаль берәмлекләр башлыкларының Татарстан Республикасы Рәисенә балигъ булмаганнар белән профилактик эшнең торышы турында атна саен хисап ясау тәҗрибәсе кертелгән. «Шулай итеп, югары дәрәҗәдә даими контроль тәэмин ителә һәм республиканың дәүләт сәясәтендә балалар хокукларын яклауның өстенлеге ассызыклана», – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

2025 елда республика комиссиясенең 13 утырышы уздырылган, анда  гомумпрофилактик характердагы 38 мәсьәлә каралган, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау системасын камилләштерү, имин белем бирү мохите булдыру һәм девиантлыкка һәвәс укучыларны иртә ачыклау мәсьәләләре буенча 2 киңәйтелгән утырыш. «Республика комиссиясе квартал саен хисаплар нигезендә муниципаль комиссияләр эшчәнлегенә даими мониторинг ясый һәм планлы һәм планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәрә», – диде Ләйлә Фазлыева.

Узган ел муниципаль комиссияләр тарафыннан 1690 утырыш уздырылган, шул исәптән 416 киңәйтелгән һәм 94 күчмә утырыш.  Административ-юрисдикция вәкаләтләре кысаларында муниципаль комиссияләр тарафыннан 12 меңгә якын административ материал каралган. «Законны тулысынча гамәлгә ашыру өчен ике эксперт төркеме эшли – балигъ булмаганнарның үз- үзләренә кул салу сәбәпләрен һәм шартларын өйрәнү буенча, шулай ук наркотик матдәләр, психотроп һәм наркотик матдәләр, алкоголь һәм спиртлы продукция кулланучы балигъ булмаганнарны ачыклау һәм исәпкә алу буенча», – дип белдерде республика вице-премьеры.

Ләйлә Фазлыева алкогольгә бәйлелек аркасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналарны дәвалауга һәм социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Проект 2015 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта проектта 183 гаилә катнаша, аларда 377 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Бу инде проектның өченче этабы, аны гамәлгә ашыруга 42 муниципаль берәмлек җәлеп ителгән. «Проектны алга таба камилләштерү өчен барыбызга да адреслы эшне көчәйтергә, профилактика эшенең индивидуаль юлларын уйларга кирәк, – дип басым ясады Ләйлә Фазлыева. – Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр турында республика законын гамәлгә ашыру хакында сөйләгәндә, Комиссия эше тулы күләмдә башкарылуын билгеләп үтәсем килә, әмма без «яу кырында бер кеше генә   сугышчы түгел» дигән гыйбарәне һәрвакыт истә тотарга тиеш. Бер генә белем бирү оешмасы да, бер генә укытучы яки директор да бу мәсьәләләрне хәл итмәячәк. Нәтиҗәле хезмәттәшлекне бары тик уртак тырышлык белән генә тәэмин итәргә мөмкин».

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда, 2011 елда профильле комитет тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында закон эшләнүен һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителүен искә төшерде. «Закон берничә тапкыр үзгәрешләр кичерде. Әйтик, 2025 елның 11 ноябрендәге 79-ТРЗ номерлы республика законына кертелгән үзгәрешләрдән соң муниципаль районнарда, шәһәр округларында оештырыла торган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре рәисләре итеп муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары билгеләнә, – дип билгеләп үтте Александр Чубаров. – Элек бу вазыйфага  җирле администрация башлыклары урынбасарлары билгеләнергә мөмкин иде. Мондый үзгәрешләр муниципаль комиссияләр рәисләренең статусын һәм абруен күтәрде, ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын көчәйтеп, профилактика системасының барлык субъектларының үзара хезмәттәшлеген тагын да нәтиҗәлерәк җайга салырга мөмкинлек бирде».

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусы һәм барлык тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. «Районнарга чыгучы барлык депутатлардан мәгариф учреждениеләренә кереп ата-аналар комитетлары эше белән кызыксынуларын, район башлыкларыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше ничек оештырылуы хакында  белешүләрен сорыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларга мөрәҗәгать итеп. – Бу – безнең балаларыбыз, республикабызның киләчәге, шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International