Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Дәүләт Советында булды

2026 елның 13 марты, җомга, 14:04

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Казанның Мәскәү районының 99 нчы мәктәбе укучылары һәм педагоглары булды. Экскурсия ата-аналары хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов тарафыннан оештырылды.

Әлеге мәктәптә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына узган парламент дәресендә Артур Габделҗанов укучылар белән бергә тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты, Бөек Ватан сугышы елларында республиканың күпмилләтле халкының хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында искә төшерде.

Бүген укучылар парламент үзәгендә, Татарстан парламентаризмы музеенда һәм китапханәдә булдылар, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International