Марат Әхмәтов: «Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр куюда катнашырга тиеш»

2026 елның 16 марты, дүшәмбе, 16:29

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы кысаларында, пленар утырыш башланганчы форумда катнашучылар партиянең яңа халык программасына тәкъдимнәрне дүрт тематик мәйданчыкта карадылар: «Икътисади үсеш драйверлары», «Авыл үсеше», «Яшьләр һәм балалар: киләчәк стратегиясе», «Иминлек 360°ка: төрле яклап караш». Бу юнәлешләрнең үсеше һәм яңа тәкъдимнәр турында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова сөйләде. 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанда авыл территорияләренә ярдәм итү һәм аларны үстерү турында сөйләде. 2025 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып киткән, узган ел белән чагыштырганда үсеш 107,3%. Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов әйтүенчә, аграр тармак өчен кыенлыклар арасында сатып алу бәяләренең алдан билгеле булмавы кала. «Быел сөтне сатып алу бәясе 10 сумга кимеде, ашлык бәяләре 2020 ел дәрәҗәсендә. Ә ашлыкның үзкыйммәте бу вакыт эчендә 1,5 тапкырдан күбрәккә арткан, – диде Марат Әхмәтов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Әгәр аграрийлар тиз арада майлы культуралар үстерүгә күчмәсәләр, үсемлекчелек бик зур зыянга эшләячәк иде».

Авыл хуҗалыгындагы вәзгыятьне тотрыкландыру өчен дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр формалаштыруда катнашырга тиеш, дип саный Марат Әхмәтов. «Бу елның аеруча авыр булуын исәпкә алып дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең алдан фаразлануын тәэмин итү тәкъдим ителә. Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне формалаштыруда катнашырга тиеш»,  – дип белдерде ул.

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен матди-техник һәм энергия ресурсларының кыйммәтләнүе дәвам итүенә игътибар юнәлтте. «Ил һичшиксез ашлыкны тирәнтен эшкәртү һәм эре проектларны стимуллаштыру юнәлешендә барырга тиеш. Идел буе федераль округы өчен бу аеруча мөһим», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрендә кече хуҗалыкларның өлеше шактый. Алар тарафыннан 160 млрд сумлык продукция җитештерелгән,  республика күләменең 40% ы. «Быел кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә генә дә 1,5 млрд сум бюджет акчалары җибәрелде. Ә 2026 елда кече формаларга турыдан-туры ярдәм 17 юнәлеш буенча 1,8 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Әлеге сумманың дүрттән бер өлеше федераль бюджеттан бирелә», – дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ассызыклаганча, системалы ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республикада шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында терлекләр саны саклана. Әмма мөгезле эре терлекләр саны елдан ел кими бара. Моннан тыш, авыл территорияләре проблемасы һәм авылларның картаюы саклана, бу эшлекле активлыкка тискәре йогынты ясый. «Республикада авыл территорияләрен социаль үстерүгә юнәлдерелгән дистәләгән программа гамәлгә ашырылуга карамастан яшьләрнең шактый өлеше шәһәр тормышына өстенлек бирә», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, аларның җәлеп итүчәнлеген шәһәрләр дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәк, ә авыл мәшгульлегенең керемнәре шәһәрнеке белән бер чама булырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә Марат Әхмәтов дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең алдан фаразлануын тәэмин итәргә, дәүләт ярдәменең расланган чараларын вакытында һәм тулысынча үтәүне гарантияләргә тәкъдим итте.

Авыл җиренә бизнес җәлеп итү буенча инициативалар арасында Марат Әхмәтов авылларда инфраструктурасы яхшыртылган һәм энергия ресурсларының бәясе арзанрак булган индустриаль парклар булдырырга тәкъдим итте. «Бәлки, авыл эшкуарлары өчен аерым салым преференцияләрен кертүне карарга кирәктер. Әгәр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яисә махсус икътисадый зоналарның ташламалары җәлеп итүчәнрәк булса, әлбәттә, бизнес бу вариантны сайлаячак», –  диде Марат Әхмәтов.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, заманча технологияләрне максималь җәлеп итеп, авыл халкының эшлекле активлыгын стимуллаштыруның гамәлдәге юнәлешләрен көчәйтергә һәм яңаларын эзләргә кирәк. «Хәтта зур булмаган гаилә фермалары да югары технологияле булырга тиеш. Бәлки, роботлаштырылганнардыр да», – дип тәкъдим итте Марат Әхмәтов.

Терәк торак пунктларны билгеләү принцибын яңадан карау зарурлыгы саклана. «Федераль проект буенча республикада 33 терәк торак пункт билгеләнде. Район үзәкләрен һәм кече шәһәрләрне генә саклап калу авылларны саклап калу бурычын хәл итми. Район үзәкләрен, шулай ук иң эре 5-6 торак пунктны үз эченә алган авыл агломерацияләрен булдырырга кирәк, бу район үзәкләрендә халыкның артык күпләп туплануын булдырмаска ярдәм итәчәк».

Марат Әхмәтов шулай ук билгеләп үткәнчә, илдә авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы уңышлы эшли. 2026 елда аны финанслау сизелерлек арткан, республика лимиты 10,6 млрд сум тәшкил итә. (2025-4 млрд.) «Узган елдан авыл агломерацияләрен үстерү планнарын яклау өчен башка федераль министрлыкларның дәүләт программалары белән 30% синхронлаштыруны тәэмин итәргә кирәк, бу бик катлаулы, – дип сөйләде парламентарий. – Шуңа бәйле рәвештә, проектларны яклаганда әлеге юнәлешләр буенча төбәк бюджетлары хисабына гамәлгә ашырыла торган программаларны исәпкә алу максатка ярашлы булыр иде».

Шулай ук ул авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасының торак юнәлешен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. «Татарстанда ил буенча иң зур лимит, шуңа да карамастан ул нибары 251 гаиләнең торак мәсьәләләрен генә хәл итә. Бөтен республика өчен бу, әлбәттә, җитәрлек түгел», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Шул ук вакытта авыл ипотекасы методикасын гадиләштерү, шулай ук авыл җирендә яшәргә яраклы буш йортлар сатып алу мөмкинлеген эзләү тәкъдим ителде. «Әлеге чараларны гамәлгә ашыру, дискуссиядә катнашучылар фикеренчә, халыкны авылда төпләндерергә, хуҗалык итүнең төрле рәвешләрен үстерергә һәм авыл торак пунктларын саклап калырга ярдәм итәр иде», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International