«Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышында сәнәгать инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 10:00

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар преференциаль режимнарны һәм сәнәгать инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, преференциаль режимнар – хуҗалык эшчәнлеген алып баруның аерым хокукый режимнары, алар эшмәкәрлекнең аерым субъектларына салым, таможня, административ ташламалар бирә. Мондый режимнар икътисадый үсешне стимуллаштыруга, инвестицияләр җәлеп итеп, аерым тармакларга, предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанда преференциаль режимнар һәм сәнәгать инфраструктурасының күп дәрәҗәле системасы булдырылган, ул үз эченә сәнәгать-җитештерү тибындагы ике махсус икътисадый зонаны, техник-гамәлгә кертү тибындагы бер махсус икътисадый зонаны, биш алгарышлы үсеш территориясен һәм 107 индустриаль паркны ала.

«Әлеге мәйданчыкларның эшчәнлеге республика икътисадына сизелерлек өлеш кертә, – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Бүгенге көндә бу территорияләрдә 2119 резидент теркәлгән. 2025 елда сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә аларның өлеше 20% тан артып китте, тулай төбәк продуктына керткән өлеше 9% ка җитте. Преференциаль территорияләр резидентлары әйләнеше үсеше темпы 132% тан артык тәшкил итте».

Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Алабуга», «Иннополис» һәм «Яшел Үзән» махсус икътисадый зоналары, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендә Татарстан территориясендә булдырылган алгарышлы үсеш территорияләре үсеше турында сөйләде. Хәзерге вакытта 148 компания аүт резиденты статусын алган, аларның гомуми инвестицияләр күләме 91,9 млрд сумга җиткән, шул исәптән 74,5 млрд сум капиталь кертемнәр.

«Нәтиҗәдә 26288 яңа эш урыны булдырылды, – дип басым ясады  Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының гомуми кереме 749 млрд сум тәшкил итте. Резидентлар җәлеп итү исәбенә яңа тармак юнәлешләре формалаштырылды, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрдән тыш эш урыннары булдырылды».

Шулай ук республиканың икътисад министры сәнәгать паркларына таләпләр, салым ташламалары һәм сәнәгать парклары резидентларына күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов венчур фондларының сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә ярдәме белән  белән кызыксынды. «Шартлы рәвештә, хәтта Венчур форумына әзерлек кысаларында да, хәзер студентлар стартапларының гаризаларын формалаштыру процессы бара, стартапларның шактый актив позициясен күрәбез. Технологик лидерлыкны үстерүне исәпкә алып, безнең ил алдында торган бурычларны исәпкә алып, әлбәттә, бу юнәлеш туктамады».

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International