Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп расланды

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 10:57

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкару Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнде. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа Рәисен сайлауга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаруны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләргә», - диелә парламент карарында.  

Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган, Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче (1995-1999 еллар), алтынчы (2019-2024 еллар) һәм җиденче чакырылыш депутаты итеп сайлана.

«Дуслык» ордены, «IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Почет билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Александр Невский ордены, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000 ел).)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International