Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 11:42

"Үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә",  –  дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карарын шәрехләп.

«Бүген бик тантаналы, җаваплы көн, безнең эшчәнлектә гади мизгелләр булмаса да, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.–  Бүген залда шундый актив җыелды, мондый дустанә шартларда эшләве күңелле. Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм туган республикабызга хезмәт итәбез. Нәкъ менә шундый үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә. Минемчә, безгә шулай калырга кирәк.  Бу җаваплы хезмәттә барыгызга да сәламәтлек телим".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International